(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Зилә
Гайфи). Казан бүгенге көндә Евразия интеграциясендә генератор ролен уйный.
Татарстан башкаласы дөньяның башка илләре белән икътисад һәм эшмәкәрлек, спорт,
мәгариф һәм фән, мәдәният һәм шәһәрләрнең тарихи мирасын саклау,
муниципалитетлар идарәсе һәм кардәшлек элемтәләрен җайга салу өлкәсендәге
уңышлары белән бүлешергә әзер. Бүген Евразиянең җирле хакимияте конгрессының
пленар сессиясе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Ул шәһәрләрне
Казан тәҗрибәсенә ориентлашырга һәм Евразия интеграциясе һәм глобаль карарлар
кабул итү процессларына кушылырга чакырды.
Илсур Метшин фикеренчә, Казандагы
инициатива рухы шәһәрнең икътисади һәм мәдәни пландагы уңышлы интеграциясе
нигезе булып тора. “Казан – Евразия
интеграциясенең үзенчәлекле микромоделе. Мәдәниятләрнең бер-берсен ихтирам
итүләре, алар арасындагы баланс – бу тотрыклылык нигезе генә түгел, үсеш өчен
дә ресурс булып тора. Казан моны реаль тәҗрибәдә раслады”, - дип
белдерде Мэр.
Зур дөньякүләм үзәкләр арасындагы
элемтәләр шәһәрләр арасындагы уңышлы хезмәттәшлеккә ярдәм итә. Шәһәр башлыгы
фикеренчә, Евразия бердәм киңлек буларак яңа уңайлы юлларга мохтаҗ, һәм Казан бу
планда беренче адымнарын ясый башлады инде.