Казанда Евразиянең җирле хакимияте конгрессы старт алды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль). Казанда Евразия
җирле хакимиятенең “Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясенә
каршы” конгрессы старт алды.
Хәзерге вакытта шәһәр Ратушасында уза
торган утырышта ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөтсәм Миңнеханов,
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге вәкилләре
катнаша. Шулай ук конгресста катнашыр өчен Татарстан башкаласына Россия һәм
якындагы чит илләрнең 100-дән артык шәһәреннән лидерлар җыелган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр лидерлары
утырышы Евразия хезмәттәшлеген ныгыту һәм Евразия геосәяси төбәгенең бердәмлеген
үстерүгә юнәлтелгән.