(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль, Әдилә Галиева). Бүген Казанда беренче
тапкыр “Чәчәкле фестиваль” старт алды. “Әкият” курчак театры каршындагы
мәйданчык әкияти бакчага әйләнде, биредә ландшафт дизайнының төрле комплекслы
проектлары тәкъдим ителгән. Төзекләндерү буенча креатив идеяләрне беренчеләрдән
булып Казан Мэры Илсур Метшин бәяләде, ул әлеге фестивальне ел саен уздырырга вәгъдә
бирде.
Старт алган фестиваль шәһәр
хакимиятенең Татарстан башкаласында төзекләндерү һәм яшелләндерү сәясәтен
тормышка ашыру буенча чираттагы адымы булып тора. Фестиваль Казан Мэры
инициативасы белән булдырылган “Чәчәк ата торган Казан” акциясе кысаларында
уза, әлеге акция аркасында шәһәр елдан-ел матурлана, чәчәк ата торган бакчага
әйләнә бара.
Илсур Метшин беренчеләрдән булып
фестивальдә тәкъдим ителгән композицияләрне карады, яшелләндерү һәм
төзекләндерүдәге соңгы трендлар турында белде, күпьеллыклар каталогы белән
танышты, шулай ук катнашучы компанияләр һәм проект авторлары белән аралашып
алды. Мэр белән бергә фестивальдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы
төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза
Җәббарова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов
һәм башкалар катнаштылар.
“Минем өчен әлеге
фестивальнең белем бирә торган проект булуы да мөһим – шәһәрлеләр өчен генә
түгел, иң беренче чиратта үзебез өчен. Еш кына безнең өчен парк агач, чуен
эскәмияләр, стандарт яшелләндерүдән тора. Стандартлардан ераклашырга вакыт!
Безгә шәһәрне бизи алырлык кызыклы карарлар кирәк. Фестиваль безгә яңа идеяләр
бирәчәк, аларны без якын киләчәктә тормышка ашыра алачакбыз”, - дип билгеләп
үтте И.Метшин.
Фестивальдә барлыгы 16 проект тәкъдим ителде,
алар ландшафт оешмалары һәм төзекләндерү предприятиеләре тарафыннан гына түгел,
челтәрле сәүдә үзәкләре, үсемлекләр питомниклары, кунакханә бизнесы
предприятиеләре тарафыннан да тормышка ашырылганнар.
Казан “Чәчәк ата торган Казан”, “Яшел
рекорд” кебек акцияләр ярдәмендә елдан-ел яшелләнә, чәчәкле шәһәргә әйләнә
бара. Әйтик, Универсиадага шәһәр урамнарында 3 миллион чәчәк барлыкка килгән
булса, бу җәйдә исә казанлыларны 6 миллион 100 мең чәчәк сөендерә. Бүгенге
көндә шәһәр алдында башкаланың һәр почмагын уңайлы һәм матур итү бурычы тора. “Фестивальнең
идеяләре шәһәр буенча таралсын – Казанның үзәк урамнарында гына түгел, ә һәр
ишегалды, балалар бакчалары, мәктәп, офислар чәчәккә күмелсен”, - дип белдерде
Мэр.