(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Альберт Мортазин). Синхрон
йөзү буенча Россия җыелма командасы төркем чыгышында техник программа белән спортның
су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды. “Казан-Арена”да
үткән беренчелеккә Россия спортчылары өчен тавыш бирергә дип РФ спорт министры Виталий
Мутко, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр
эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ФИНА халыкара йөзү федерациясе директоры
Хулио Маглионе һәм башкалар килгән иде.
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының беренче
көннәреннән үк синхрон йөзү тамашачыда зур кызыксыну уятканы сизелеп тора.
Бүгенге ярышларга күпсанлы җанатарлар килгән иде. Шул исәптән Татарстан
башкаласы җитәкчесе дә спортчыларга рухи яктан көч биреп торды.
Россия спортчылары синхрон йөзүдә инде дистә елдан артык
лидерлар исемлегендә булганлыктан, күп кенә белгечләр Россия җыелма командасы алтын
медаль яулар дигән фикерләрен җиткергәннәр иде. Кискен һәм көчле көрәштә кытай
кызлары - көмеш, япон кызлары бронза медаль яуладылар.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 24-нче июленнән 9-нчы
августка кадәр Казанда спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионаты
үтә. Уеннарда дөньяның 190 иленнән 2400 тирәсе спортчы катнаша. Казандагы
ярышларда спортның алты төре буенча 75 комплект медаль уйнатыла.