И.Метшин су полосы буенча ярышларда Россиянең ир-атлар җыелма командасына көч биреп торды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Зилә
Гайфи). Бүген Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты
кысаларында су полосы өчен Аренада Россия һәм АКШ ир-атлар җыелма командаларының
якынча раунд матчы булды. Уен Америка командасы файдасына 7:6 исәбе белән
тәмамланды. Җанатарлар арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт
Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук Казанның “Синтез”
су полосы клубының баш тренеры Ирек Зиннуров бар иде, алар спортчыларга
трибуналардан алкышлар белән көч биреп тордылар.
Чемпионатта спортның бердәнбер уен
төре булып торган су полосы бик күп җанатарларны җыйды – су полосы өчен Арена
шыгрым тулы иде. Матч барышында фанатлар Россия җыелма командасына көч биреп
тордылар, шулай да матч Америка җыелма командасы файдасына 7:6 исәбе белән
төгәлләнде. Бүгенге уенда голларны түбәнге уенчылар кертте:Алексей Бугайчук (3), Тони Азеведо (3), Джонн Манн (1),
Иван Нагаев (1), Артем Одинцов (1), Лука Купидо (3), Константин Степанюк (1).
Бүген чемпионат
кысаларында су полосы өчен Аренада ир-атлар арасында якынча раундның 8 матчы
була. АКШ җыелма командасы белән очрашканнан соң, Россия спортчылары В
төркеменә керә торган Греция һәм Италия командалары белән уйнаячак. Финал уеннар
8-нче август көнне узачак.
Исегезгә төшерәбез, 24-нче июльдән
9-нчы августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты
үтә. Уеннарда дөньяның 190 иленнән 2400 спортчы катнаша. Ярышларда 75 комплект
медаль уйнатылачак.