(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июль).
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш
визиты кысаларында «Казан-Арена» стадионында булды, анда ул Россия җыелма
командасы вәкилләре белән очрашты. Ил башлыгын ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Дәүләт башлыгы спортчыларга
уңышлар теләде һәм спорт корылмасы дәрәҗәсен югары бәяләде. «Татарстан
Президенты белән күптән түгел генә әлеге стадион төзелешенә беренче ташны
салган идек. Ә ул инде Универсиада объекты һәм футбол стадионы буларак
кулланылды. Хәзер инде аны чемпионатка әзерләделәр. Бик шәп», - дип ассызыклады
Владимир Путин.
Җыелма команда вәкилләре РФ Президентына чит ил
спортчыларының исләре киткәне турында сөйләде. «Алар алга таба да шул хәлдә
калсалар яхшы булыр иде, ә без ул арада җиңәр идек», - дип шаярды Владимир
Путин.
Шулай ук ватерполочылар дәүләт башлыгының судагы поло
белән шөгыльләнергә теләге юк микән дип кызыксындылар. Владимир Путин җавап
биргәнчә, бу мөмкин хәл.
«Судагы поло? Батмасаң ярый. Әгәр дә сез миңа ярдәм
итсәгез, тырышып карар идем. Сезнең спорт төре бик матур, көчле, атлетик.
Чыннан да матур. Мин үз заманында, әйтик, волейбол уенын аңламый идем. Ә аннан
егетләрнең волейбол уйнаганын күрдем дә, хәйран калдым», - диде Владимир Путин.
Соңыннан РФ
Президенты спортчылар белән күмәк фотога
төште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.