(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль, Әдилә
Галиева). Россия беренче тапкыр спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын
кабул итә, һәм ул аны иң югары дәрәҗәдә уздырыр өчен бөтен көчен куйды. Турнирны
уздыру урыны буларак юктан гына Казан шәһәре сайланмады – биредә спорт үсешенә
зур игътибар бирелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин “Татнефть-Арена”
боз сарае залында җыелган су чемпионаты катнашучыларына һәм кунакларына шулай
дип белдерде.
Ил башлыгы Казанга Спортның су төрләре
буенча дөнья чемпионаты ачылышына килде. Аның белән бергә фәлсәфәгә корылган масштаблы
су тамашасын ФИНА халыкара йөзү федерациясе директоры Хулио Маглионе, ТР
Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур
Метшин һәм Татарстан башкаласының 8 меңләп халкы һәм кунагы тамаша кылды. Моннан
кала, тамаша дөньяның 100-дән артык илендә трансляцияләнде. Тамашаның телеаудиториясе
1 млрд. кешедән артып китте. Казанлылар исә ачылыш тантанасын “Казан-Арена” стадионының
медиафасадыннан карый алдылар.
Залда җыелучыларга
сәламләү сүзе белән ил Президенты мөрәҗәгать итте. “Россия Спортның су төрләре
буенча XVI дөнья чемпионаты кунакларын һәм катнашучыларын, барлык спорт
сөючеләрне сәламли. Безнең илебез беренче тапкыр мондый турнирны кабул итә, һәм
без әлеге турнирны иң югары дәрәҗәдә оештыру максатын куйдык”, - дип билгеләп үтте
ил башлыгы. Ул чемпионатны әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Владимир
Путин шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенең зур өлеш кертүен дә
ассызыклап үтте.
“Без Казанга җыелдык –
биредә спорт үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Дөньякүләм беренчелек
югары дәрәҗәдә узсын өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнде. Спортчылар үзләренең
осталыкларын күрсәтәчәкләр, ә тамашачылар зур спорт бәйрәменең катнашучылары
булачак”, - дип белдерде В.Путин.
“Россиягә килүчеләрнең биредәге
кунакчыллыкны һәм халкыбызның киң күңеллегенен тоюын, мәдәниятләр һәм традицияләрнең
күптөрлелеген ачуларын, яңа дуслар табуларын телибез”, - дип белдерде Россия Президенты.
Ул шулай ук спортчыларга яңа җиңүләр теләде. “Медальләр иң көчлеләргә эләксен”,
- дип сүзен йомгаклады Владимир Путин.
Рәсми кереш өлештән соң Владимир Путин
Спортның су төрләре буенча дөнья чмепионатын ачык дип белдерде. Тантанада катнашучыларның
барысы да гимн астында ФИНА әләмен күтәрүне сәламләделәр.