(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Спортның су төрләре буенча
Фина Дөнья чемпионатының рәсми рәвештә ачылу тантанасына берничә минут кала, Казан Мэры Илсур Метшин “Татнефть-Арена” боз-спорт сараенда масштаблы тамашада
катнашучы артистларга изге теләкләрен җиткерде. Сәхнә артында шәһәр башлыгы РФ
халык артисты Игорь Крутой белән бергә егет һәм кызларга уңышлы чыгыш ясауларын
теләде һәм бергә истәлеккә фотога төштеләр.
Ачылу тантанасында һәм сценарие Россиянең халык артисты
Игорь Крутой җитәкчелегендәге иҗади төркем тарафыннан эшләнгән, режиссер-сәхнәгә
куючысы Алексей Сеченов булган “Пилигрим” тамашасында 200-дән артык балет, цирк
артистлары, бию төркемнәре, синхрон йөзү осталары, шулай ук Татарстанның
күренекле җырчылары катнаша.
“Татнефть-Арена”ның сәхнә артында соңгы әзерлек эшләре бара
иде: гримның соңгы штрихлары сызыла,
биюләр алдыннан ахыргы күнекмәләр ясала, ачык костюмнар белән селфига төшү,
җаваплы чыгыш алдыннан тренерларның һәм педагогларның киңәшләре яңгырый иде.
Тамашада катнашучыларның күбесе - дөньякүләм чараларда, шул
исәптән 2013 елда Казанда узган Универсиаданың ачылу тантанасында катнашып,
тәҗрибә туплаган артистлар. “Сез бер зур, берләшкән командада эшлисез. Бу
сезнең эштә бик мөһим күренеш. Бергәләп эшләү старт алдыннан булган куркуларны
юкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Универсиада безнең өчен чын мәгънәсендә мәдәни
шок булды. Без ул вакытта мәдәни потенциалыбызны, байлыгыбызны бөтен дөньяга
күрсәтә алырбызмы дип борчылган идек.
Хәзерге вакытта бездә борчылу хисе юк. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан
бездә шатлык хисләре генә”,- диде Мэр.
Илсур Метшин артистларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.
“Шәһәребездә мондый талантлар яшәү миндә горурлык хисләре уята. Сезгә Казанны
бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге бирелде. Мин Сезнең белән горурланам”,- дип
ассызыклады Мэр.