(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Спортның су төрләре буенча XVI FINA
дөнья чемпионатының рәсми рәвештә старт алу көнендә Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан
башкаласы халкын һәм кунакларын сәламләде.
«Хөрмәтле казанлылар һәм
Татарстан башкаласы кунаклары!
Бу
көннәрдә җир шарының барлык континентларында яшәүче миллионлаган кешеләрнең
карашлары Казанга төбәлгән. Безнең шәһәребезгә Спортның су төрләре буенча XVI FINA
дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты катнашучыларын
һәм җанатарларын кабул итү мөмкинлеге бирелде.
Бүген ачылачак чемпионат Халыкара йөзү федерациясе тарихында иң зур
вакыйгаларның берсе булып тора. Безнең республика башкаласына 190 дәүләт вәкилләре
җыелачак. Иң көчле спортчылар, үзләренең осталыкларын һәм характер көчләрен
күрсәтеп, су юлларында иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр.
Казанда
зур халыкара ярышларны уздыру – ил җитәкчелеге һәм Халыкара йөзү федерациясе
ягыннан шәһәребезгә карата белдерелгән югары ышаныч күрсәткече.
Безнең
алда хәзер җаваплы һәм масштаблы бурыч тора. Без аны үтәячәкбез, дөнья
җәмәгатьчелегенең ышанычын аклап кына калмыйча, югарырак нәтиҗәләр дә
күрсәтербез дип ышанам.
Без әлеге истәлекле вакыйгага озак әзерләндек. Безнең тарафтан транспорт,
кунакханә һәм спорт инфраструктурасы модернизацияләнде. Уңайлы шартлар
булдырылды, бай эчтәлекле мәдәни программа әезрләнде.
2015 елгы дөнья чемпионаты Казанга карата зур кызыксыну уятыр, дип ышанам!”
– диелә мөрәҗәгатьтә.