(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Альберт Мортазин). Казанда
“Minis United Buddy Bears” исемендәге Халыкара сәнгать күргәзмәсе яңа экспонат
белән тулыланды – милли төсләр белән буялган аюны спортның су төрләре буенча
дөнья чемпионаты башланыр алдыннан “Казан” гаилә үзәге янына урнаштырдылар. Казан
Мэры Илсур Метшин һәм халык артисты Игорь Крутой казанлыларны һәм башкала
кунакларын әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләделәр.
Илсур Метшин мондый креатив һәм кызыклы конкурслар шәһәрнең
мәдәни җәмәгатьчелеген “берләштерергә” ярдәм итә дип саный. “Мондый вакыйганың Казанда булуына мин бик
шат. Алар күбрәк булган саен, Казанның мәдәни тормышы тагын да байый, төрлеләнә
бара”, - дип ассызыклады Мэр. Ул конкурсны оештыручыларга һәм чарада
катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Жюри әгъзаларына Идел буе төбәгеннән бик күп
эшләр юлланган. “Ярый әле мин конкурс комиссиясендә катнашмадым. Чөнки сайлап
алу – ул бик авыр хезмәт. Миңа конкурсның идеясе бик ошады. Ул кешеләрне
берләштерә”, - дип фикере белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Мэрга Татарстан аюы ошаган. “Аны ерактан танып, белеп була.
Ул безнең, Казан аюы. Аюда татар мәдәнияте элементлары ачык булып күренеп тора.
Беренчедән, түбәтәй – берничектә кырыйдан гына узып китеп булмый. Икенчедән,
безнең милли бизәкләребез”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин һәм халыкны Татарстанның
Бадди исемле үз аюы барлыкка килүе белән котлады.
Игорь Крутой тәбрикләүләргә кушылып, Универсиададан соң Казанның
зур үзгәрешләр кичерүен билгеләп үтте. “Шәһәр, Татарстан зур тизлектә үсеш
кичерә. Универсиаданың ни кадәр әһәмиятле вакыйга булуын аңламаганбыз. Чөнки ул
шәһәр һәм республика тормышын “ана кадәр” һәм “аннан соң” төшенчәләренә бүлә”, -
диде И.Крутой.
Аюны дустанә мөнәсәбәттә басып тора торган башка аюлар
уртасына урнаштырдылар. Аю бик ачык төсләргә буялган – аның өстендә милли
костюм, башында түбәтәй. Аюның табан уртасына чәк-чәк тә куелырга тиеш булган,
вакыт аз булганлыктан әлеге идеяне эшләп бетерә алмаганнар.
170 эскиз арасында иң яхшы эш дип табылган Казан рәссамының
хезмәтендә кулланылган һәр төскә тирән мәгънә салынган. “Татар мәдәниятенең ни
кадәр бай икәнен күрсәтү өчен без ачык төсләрдәге буяулар кулландык. Яшел төс –
ул үсеш төсе, кызыл төс – көч-куәт, куе кызыл һәм алтын төсләр исә муллык,
байлык, җитеш тормышны аңлата. Татар мәдәниятендә булган барлык алымнарны
кулланырга тырыштык”, - дип фикере белән уртаклашты яшь рәссам. Мондый
проектларда катнашып карамаганга күрә, рәссам бәйгедә җиңүенә бер дә
өметләнмәгән. “Җиңү минем өчен шок булды. Ләкин мин шунда ук эшкә керештем.
Буяу эшенә тулы ике көн кирәк булды”, - дип сөйләде Миа Мусина.
1-нче июльдә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты
якынлашкан көннәрдә “Казан” тирәсендәге яр буенда “The Minis United Buddy Bears”
исемендәге Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бөтен дөньяга танылган әлеге
проект Берлин, Токио, Буэнос-Айрес, Париж, Нью-Дели, Сидней, Варшава кебек
шәһәрләрдә булып үткән.
Проектны оештыручылар – Казан Мэриясе һәм “Buddy Bear GmbH”
компаниясе.