Илсур Метшин һәм Игорь Левитин 2013 елгы Универсиада медальләрен тапшырдылар
Марат Мөгыйнов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Әдилә Галиева).
Бүген шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин һәм РФ Президенты ярдәмчесе
Игорь Левитин федераль бүләкләр – XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада медальләрен
тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында РФ халык артисты Игорь Крутой да бар иде, билгеле
булганча, ул ачылу һәм ябылу тантаналары, шулай ук Универсиаданың музыкасы авторы
булып тора.
Бүләкләү тантанасы барышында Ратушага җыелган
кунаклар Бөтендөнья студент уеннарының иң якты мизгелләрен искә алдылар,
соңыннан Казан Мэры һәм Россия Президенты ярдәмчесе дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Игорь Крутойга аеруча да зур
алкышлар һәм рәхмәт сүзләре ирештерелде. Игорь Крутой җыелган халык алдында үзенең
яңа композициясен башкарды.
Бүләкләнүчеләр арасында
Социаль-көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов, “Шәһәр төзекләндерелеше” МУП
директоры Камил Закиров, шәһәр Ратушасы җитәкчесе Динә Лотфуллина, Казанның Туризм
үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова, ТР ЮХИДИ башлыгы
урынбасары Рөстәм Ибраһимов, 16-нчы номерлы шәһәр хастаханәсе баш табибы Владимир
Беляков һәм башкалар бар иде.
“Безнең өчен Универсиада беренче мәктәп мәхәббәте,
гаиләдәге беренче бала кебек булды. Бу вакыйга шәһәребез, республикабыз,
илебезнең алтын битләренә керде”, - диде Илсур Метшин.
Бүләкләү тантанасы концерт программасы белән
тәмамланды, “Голос. Дети” проекты финалчысы Сәидә
Мөхәммәтҗанова, “Голос” проекты финалчысы Эльмира Кәлимуллина, Миләүшә
Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР дәүләт камера хоры чыгыш ясады.