(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Зилә Гайфи). Бүген
башкала ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин Милли олимпия комитетлары ассоциациясе
президенты, Кувейт шейхы Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сәбәх белән рәсми рәвештә очрашты. Чарада ТР
Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең
икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов та катнашты. Яклар хезмәттәшлек
перспективалары турында фикер алыштылар.
Илсур Метшин шейхны сәламләп, сәясәт һәм спорт дөньясында
күренекле чемпионат кунакларын кабул итүгә шат булуын җиткерде. “Сезне шәһәребездә
кабул итү без өчен зур дәрәҗә. Без чемпионатка бик озак әзерләндек, әлеге
вакыйгага ил белән катнаштык. Кувейтта спорт һәм олимпия хәрәкәтенә нинди зур
игътибар бирелгәнлеген беләбез. Без уңышларыгызны күзәтәбез. Сезгә барлык
өлкәләрдә дә бәхет юлдаш булсын”, - диде
Мэр.
Кувейт шейхы Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сәбәх 2012 елдан Милли
олимпия комитетлары ассоциациясен җитәкли, шулай ук Азиянең Олимпия советы
җитәкчесе. Абруйлы кунак Казанга спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының
рәсми тантаналарында катнашу максаты белән килгән.
Илсур Метшин кунактан Казан турындагы тәэсирләре белән
кызыксынды. Кувейт шейхы Универсиада узган вакытта Казанга килеп киткән булган.
“Казанга чакыру алу минем өчен зур дәрәҗә. Универсиадага әзерлек вакытында
танышкан затлар белән янәдән очрашуыма мин бик шат. Казан -бик кунакчыл шәһәр. Безнең хезмәттәшлек нәтиҗәсендә Казан һәм
Татарстан Кувейт халкы өчен яхшы таныш”, - диде Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сәбәх.
Әңгәмә барышында шейх шәһәр һәм республика җитәкчелеге
тарафыннан спорт һәм яшьләр хәрәкәтенә зур игътибар бирелгәнлеген билгеләп
үтте. Милли олимпия комитетлары ассоциациясе башлыгы шәһәрнең спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләде. “Казан зур үсеш
кичерә. Шәһәрдә спортка һәм яшьләргә зур игътибар бирелә. Без моны күрәбез”, - диде
шейх.
Очрашу барышында Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сәбәх Кувейтның Казан һәм
Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер икәнлеген җиткерде. Очрашу ахырында
Казан Мэры абруйлы кунакка истәлекле бүләк тапшырды.