(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Альберт Мортазин). Казан
халыкка транспорт хезмәтен күрсәтүне яхшырту буенча системалы эш алып бара. Шәһәрнең
транспорт эше сыйфатын үстерүдәге тәҗрибәсен бүген Идел буе шәһәрләре
ассоциациясе мэрлары өйрәнделәр. Ассоциациянең гомуми җыелышы Казан ратушасында
ассоциация җитәкчесе, Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила
Андреева, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре
буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Транспорт комитеты рәисе Айдар
Габделхаков, “Шәһәр парковка киңлеген оештыру” муниципаль бюджет учреждениесе
директоры Данил Фомин, шулай ук Идел буе шәһәрләре ассоциациясе шәһәр-әгъзалары
мэрлары катнашты.
Фикер алышу барышында Татарстан башкаласы җитәкчесе Казанда түләүле
муниципаль парковкалар кертүнең транспорт системасын яхшырту юнәлешендә зур
нәтиҗәлелек күрсәткәнлеген билгеләп үтте. 1250 машинага исәпләнгән муниципаль
парковкалар челтәре Казанның үзәк өлешендәге шәһәр урамнарының 27 участогында 1-нче
апрельдә эшли башлады.
“Мәскәүдәге
хезмәттәшләребез түләүле парковкалар керткәннән соң, шәһәр үзәге бушап калды,
дигәннәр иде. Бездә исә урамнарны бушап калды дип әйтеп булмый. Әмма бүген
үзәккә күлүчеләр өчен паркинг өчен гарантияләнгән урын бар. Үз алдыбызга куйган
бурыч үтәлә”, - дип ассызыклады Мэр. Шәһәр башлыгы Идел буе шәһәрләреннән
килгән хезмәттәшләрен Татарстан башкаласының тәҗрибәсен кулланырга чакырды.
ТР башкаласында муниципаль парковкалар булдыру проектын тормышка
ашыру турында Данил Фомин һәм Айдар Габделхаков та сөйләп үттеләр.
Утырыш ахырында Илсур Метшин Идел буе шәһәрләре мэрларына
бер-берсеннән тәҗрибә алырга кирәклеген ассызыклап үтте. “Без фикер алыша
торган мәсьәләләр һәркайсыбыз өчен әһәмиятле, әмма аларны чишүдә барыбыз өчен
дә бер генә юл була алмый, чөнки һәрберебезнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар.
Эшләрне дәвам итәргә кирәк”, - дип чакырды Казан башлыгы.