(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Әдилә Галиева). Бүген Казанда
татар халкының милли бәйрәмен Сабантуйны билгеләп үтәләр. Шәһәрнең Мирный бистәсендә
урнашкан Каенлыктагы төп мәйданга ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы
Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин
килделәр. Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, ФИНА башкарма директоры Корнель
Маркулеску һәм Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты катнашучылары, ФИНА
милли федерациясе вәкилләре, шулай ук “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият”
оешмасы әгъзалары бәйрәмгә кунак буларак чакырылган иде.
Сабан туеның үзәк мәйданында Татарстанның 11 муниципаль районы
– Арча, Алексеевск, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Норлат, Теләче
һәм Балык Бистәсе - милли авыл йортларын ясаган иделәр, шул рәвешле алар
кунакларга республикада яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм
гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Һәр йорт каршында кунакларны милли костюмнарга
киенгән артистлар каршы алды, җырлар җырланды, биеделәр. Балалы гаиләләр милли
бәйгеләрдә һәм ярышларда катнаша алды. Шулай итеп, бер күңел ачу мәйданчыгы урынына
кунаклар үзләренең үзенчәлекләре һәм номерлары булган берничә чарада берьюлы катнаша
алдылар.
Мәйданга җыелган халыкны беренчеләрдән булып Казан Мэры
Илсур Метшин котлады, ул Казан халкына һәм кунакларына иң изге теләкләрен җиткерде. “Иң беренче
чиратта безнең кадерле кунакларыбызны сәламлисе килә, аларга Спортның су
төрләре буенча дөнья чемпионатын матур итеп оештырулары өчен рәхмәт белдерәм,
шулай ук “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасы вәкилләрен
дә әлеге бәйрәмдә катнашулары белән котлыйм”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр Мэры.
Корнель Маркулеску, кызганычка каршы, бәйрәмгә кадәр татар
телен өйрәнеп өлгермәвен җиткерде һәм җитәкчелеккә, шулай ук республика һәм
шәһәр халкына Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруда күрсәткән
булышлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Барлык кырым халкы исеменнән Сабантуй белән Казанның мәртәбәле
кунагы Сергей Аксенов та котлады. Ул бәйрәм алдыннан ТР Президенты вазифалырын
вакытлыча башкаручы белән бергә милли йортларны караганлыгын һәм татар халкының
уңышларына, сәнгать эшләнмәләре, милли ризыкларына сокланганлыгын җиткерде.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм
Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен, 2015 елгы дөнья чемпионаты кунаклары да килә
алсын өчен, 1-нче август көненә күчергәнлекләрен билгеләп үтте. Казанга киләчәктә
дә бөтен дөньядан кунаклар килеп торсын, дип билгеләп үтте ул.
Бәйрәм кунаклары татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен бәяли
алсыннар өчен, төп мәйданда театральләштерелгән пролог куелды, ул Казанның барлыкка килү тарихына
багышланган иде.
Пролог тәмамланганнан соң, мәйданда бию һәм вокал
коллективларының чыгышлары дәвам итте, шулай ук милли көрәш башланды. 200-дән
артык батыр төп приз – бәрән һәм автомобиль өчен көрәштеләр. Шулай ук Каенлык
территориясендә берничә күңел ачу тематик мәйданчыклары да эшләде.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм чаралары бүген ипподромда дәвам
итәчәк, биредә ат чабышы ярышларын карап була.