(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август, Зилә Гайфи). Бүген Халыкара “Казан” ат спорты комплексында Сабантуй һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты уңаеннан бүләкләр уйнаттылар. Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Крым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, республика ведомстволары һәм Казан Башкарма комитеты вәкилләре, күпсанлы шәһәр халкы һәм башкала кунаклары күзәтте.
Ярышлар барышында 3 заезд һәм 7 чабыш булды: катнашучылар
“Сабантуй-
Ярышларда чабышкылар өчен иң озын дистанция -
Ат спорты ярышларында ике яшьлек чиста гарәп токымлы айгырлар
һәм бияләр катнашты. Приз фонды 1,5 миллион сумны тәшкил иткән Дерби Татарстан призын
Хәмзәт Улубаев идарә иткән Ведучи исемле ат яулады. Чабышкының елдамлыгы 2,37
секунд белән бәяләнде. Хәмзәт Улубаев шулай ук спортның су төрләре буенча дөнья
чемпионаты уңаеннан “Казан FINA-
“Сабантуй-
Бүгенге җиңүчеләргә бүләкләрне Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова тапшырды.
Сабантуй уңаеннан ипподромда зур концерт тамашасы үтте, лотереяләр уйнатылды, Татарстан районнары җитештерүчеләре һәм Казан предприятиеләре әзерләгән продукцияләр тәкъдим ителде.