(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Әдилә Галиева). Шәһәр
Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре
Думасының XLIV сессиясе башланды.
45 депутат арасыннан залда 40 депутат катнаша. Бу – карарлар
кабул итү өчен кворум бар дигән сүз.
Депутатлар түбәндәге 15 мәсьәлә буенча фикер алышачаклар:
Казанның Мактаулы гражданины турында;
Казан шәһәре районнарының участок сайлау комиссияләре составының резервына
кертү өчен кандидатураларны тәкъдим итү турында;
Казанда мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү
турында;
Казан муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларда Социаль-икътисади
үсеш программасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре Думасының “2014-2016 елларда Казан шәһәре
муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында”гы
карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Физик затлар милкенә салым
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең
2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш
кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү
турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре Думасының аппараты
турындагы нигезләмә турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты” муниципаль казна учреждениесе
турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитетының структурасы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге
Башкарма комитеты Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына
үзгәрешләр кертү турында;
“Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының кулланучылар
базары һәм хезмәт күрсәтү комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү
турында;
Төрлесе.