(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август, Әдилә Галиева). Казан кызы,
Олимпия уеннары чемпионы, СССР, Европа һәм дөнья чемпионатларында күп тапкырлар
чемпион калган, фехтование белән шөгыльләнүче дөньядагы иң яхшы хатын-кыз Валентина
Никоновага “Казан шәһәренең Мактаулы гражданины” дигән исем бирелде. Исем бирү
турындагы карарны бүген Казан шәһәре Думасының XLIV сессиясе утырышында
депутатлар кабул итте.
Мактаулы исем бирүгә Валентина Никонова кандидатурасын Казан
Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Спорт белән шөгыльләнгән елларда ул фехтование
белән шөгыльләнүче дөньядагы иң яхшы хатын-кыз исеменә, 4 тапкыр дөнья, 6
тапкыр СССР, РСФСР чемпионы, 5 тапкыр җиңүче һәм Европа Кубогы өчен барган
ярышларда 3 тапкыр көмеш медаль иясе, олимпия чемпионы исеменә лаек була була.
Бик күп бүләкләре бар.
1987 елда спорт карьерасын тәмамлаганнан соң, Валентина
Геннадьевна укыту һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. 3-нче номерлы
спорт мәктәбендә яшь рапирачыларны спорт буенча осталык серләренә өйрәтә.
Бүгенге көндә Валентина Геннадьевна фәнни-укыту эшчәнлеге белән бергә, сәламәт
яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.
“Валентина Никонова үзенең тырышлыгы, спорт өлкәсендәге
казанышлары белән Татарстан Республикасы данын Россия һәм халыкара аренага
танытты. Һәм бүгенге көндә Казанның киләчәк үсеше өчен барлык көчен биреп
хезмәт итә”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.