Бердәм кием формасы балаларга күбрәк уку һәм үз-үзеңне үстерү турында уйларга булышачак, дип саный Илсур Метшин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Казанда шәһәрнең белем бирү оешмаларында бердәм мәктәп формасы кертү мәсьәләсе буенча фикер алышу бара. Мәктәпләргә бердәм дресс-код кертү балалар арасында социаль тигезсезлекне бетерергә булышачак һәм дөрес тәрбия бирү юнәлешендә ярдәм итәчәк. Шундый фикерне Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районының 35-нче номерлы мәктәбендә шәһәрнең белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашлыгында узган очрашу барышында җиткерде.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова билгеләп узганча, 2013 елның сентябреннән чыккан “РФ-дә мәгариф турында”гы Федераль закон мәгариф оешмаларына укучыларның өс киемнәренә таләпләрне билгеләү буенча хокук бирде. “Мәктәп формасын кертү барлык укучылар да бертөрле киенергә тиеш дигән сүз түгел. Һәрбер мәктәп өчен, мәктәп советы һәм ата-аналар фикерләре исәпкә алынып, форманың төсе, фасоны, тышкы кыяфәте махсус билгеләнә”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Илсур Метшин бүгенге көндә Казан мәктәпләренең яртысында диярлек үз дресс-кодлары һәм бердәм формалары барлыгын җиткерде. Бердәм форма кертүгә бернинди ирексезләү дә булмаячак, әмма ул кирәкме, әллә юкмы икәнлегенә якын арада нокта куярга кирәк, дип саный шәһәр башлыгы.
Казан Мэры мәктәп формасына кайда заказ бирү буенча бернинди таләпләр һәм тәкъдимнәр дә булмавын билгеләп үтте.
“Спартак” аяк киеме фабрикасының генераль директоры Илдар Зарипов утырышта катнашучыларга ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлегенең эшчәнлеге турында сөйләп үтте. Республиканың 30-дан артык сәнәгать предприятиесе бүгенге көндә аның әгъзалары булып тора икән.
Чара барышында үзенчәлекле дефиле оештырылган иде – мәктәп укучылары җирле җитештерүчеләр тарафыннан тегелгән форманы тәкъдим иттеләр.
Фикер алышу барышында мәктәп директорлары бердәм форма керткән вакытта очрый торган каршылыкларны да әйтеп үттеләр. Күпчелек мәсьәләләр дизайн һәм җитештерүчеләр тарафыннан тәкъдим ителә торган эшләрнең сыйфатына бәйле. Мәктәп җитәкчеләре сүзләренә караганда, күпләрне форманың тышкы кыяфәте һәм киемнәрнең тукымалары канәгатьләндерми икән.