Техник түгәрәкләр укучыларның төрле яклап үсеше өчен бик тә әһәмиятле, дип саный Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Казанның Идел буе районында урнашкан 35-нче номерлы мәктәбендәге Аэрокосмик белем бирү үзәгендә булып кайтты. Визит барышында шәһәр җитәкчесе мәктәп укучылары өчен техник түгәрәкләрнең әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Мондый төрдәге мәгариф проектлары кече яшьтән үк фәндә җитди уңышларга ирешергә булыша, дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Мәктәп директоры Елена Глухарева хәбәр иткәнчә, мәктәп укучылары космик сфераны өйрәнүгә зур энтузиазм белән якын киләләр, бу исә яхшы нәтиҗәләрен дә күрсәтә - аэрокосмик үзәктәге күпчелек укучылар рәсәйкүләм һәм халыкара конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.
Илсур Метшин космик медицина һәм биология лабораториясе проектлары белән танышты, алар инде мәктәптә икенче ел рәттән эшләнелә икән. Елена Глухарева сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәп укучылары лабораториядә күптөрле мавыктыргыч проектлар өстендә эшлиләр. Шәһәр җитәкчесенә мәктәп укучылары тарафыннан ясалган башка эшләрне дә күрсәттеләр – ай базасы макеты, ясалма иярчен һәм ракеталар проектлары, шулай ук алар тарафыннан җыелган телескоп. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә мәктәптә CubeSat класслы иярчен, 1 литр күләмдә һәм 1,33 кг-нан артык булмаган авырлыктагы чын космик объект эшләнелә.
Шулай ук Казан Мэры мәктәп укучыларының реалистик компьютер вертолет эмуляторында уку барышын да карады. Уку барышында укучылар теоретик һәм практик имтиханнар тапшыралар, һәм шундый яшь булуларына карамастан чын вертолет белән идарә итә алалар. Елена Глухарева сүзләренә караганда, мондый төрдәге курслар узган яшьләрне соңыннан имтиханнарсыз гына вертолет училищеларына алалар.
Илсур Метшин шулай ук физкультура дәресендә булды, биредә ул мәктәп укучылары белән аралашты һәм дәрескә кушылды – укучылар белән җирдән кул көче белән күтәрелү күнегүләрен ясап алды.