Казан Мэры Киров районындагы Ю.Гагарин исемендәге лагерьның балаларны кабул итәргә әзерлеге белән танышып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда балалар өчен муниципаль лагерьларны җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерләү эшләре тәмамланып килә - агымдагы ремонт эшләре башкарыла, яңа мебель һәм инвентарь сатып алына, штат комплектацияләнә. Киров районындагы лагерьларның берсенең әзерлеге белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты. Эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, лагерь директоры Лилия Косова катнаштылар.
Гомуми мәйданы 5,8 га булган Ю.Гагарин исемендәге лагерь аккош күленең урман паркы территориясендә урнашкан. Лагерь территориясендә 2 катлы йоклау корпусы, 13 агач беркатлы корпус, ашханә, медицина пункты, мунча, китапханә, уен бүлмәсе, спорт мәйданчыклары бар.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек кысаларында лагерьда агымдагы ремонт башкарылган, яңа мебель һәм инвентарь алынган.
Җәйге чорда лагерьда үз эченә спорт-патриотик тәрбияләүне, белем бирү һәм сәламәтләндерү эшчәнлеген, талантларны ачу һәм мавыктыргыч маршрутларны үз эченә ала торган дүрт профиль смена эшләячәк.
Лилия Косова сүзләренә караганда, лагерь ел саен балалар арасында популярлык казанып килә. Бу елда ул үз ишекләрен 4-нче июнь көнне ачачак.
Балалар белән гомуми белем бирү мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары эшләячәк. Юлламалар беренче чиратта күп балалы, аз керемле гаиләләрдәге балаларга һәм төрле учетларда торган яшүсмерләргә биреләчәк. Тулаем алганда, ата-аналар өчен юллама бәясе 1892 сумга төшәчәк, бу исә тулы бәянең 15%-ын гына тәшкил итә дигән сүз.
Илсур Метшин лагерьдагы юыну һәм бәдрәф бүлмәләрен, ашханә, концерт һәм спорт чараларын уздырыр өчен мәйданчыкларны, ял бүлмәләрен карады.
Башкала җитәкчесе фикеренчә, лагерь балаларның заманча ялы һәм иминлеге таләпләренә җавап бирә. “Иң мөһиме – балаларны яхшы ял белән тәэмин итәргә, ә тиешле шартларны без булдырачакбыз”, - диде Мэр һәм лагерьны идеяле эчтәлек белән тулыландырырга чакырды.