Элеккеге “Электрон” клубы реконструкциядән соң 400-ләп яшүсмерне кабул итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанның Мәскәү районындагы “Электрон” яшүсмерләр клубы үзенең икенче туган көнен кичерә. Клубта хәзерге вакытта реконтструкция уздырыла, эшләр тәмамланганнан соң ул “Кеды” дигән яңа исем алачак. Ремонт барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышып кайтты.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Сергей Миронов, “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ генераль директоры Миңнегәрәй Насыйбуллин, шулай ук клубның директоры Диана Фәизова озата йөрделәр.
“Электрон” яшүсмерләр клубы Серов урамы буенча урнашкан 17-нче номерлы торак йортның янкормасында урнашкан. Ул 2010 елдан бирле эшләмәде. Хәзерге вакытта реконструкция эшләре тулы көчкә бара, эчке отделка эшләре башкарыла. Бүгенге көнгә башкарылган эшләрнең күләме 43%-ны тәшкил итә. Диана Фәизова сүзләренә караганда, яндагы территорияне төзекләндерү дә планда бар.
Илсур Метшин клубның реконструкцияләнә торган биналарын карады, ремонттан соң ничек үзгәрәчәклеге һәм бирегә йөрүче яшьләрне ни көтәчәклеге турында кызыксынды.
Диана Фәизова хәзерге вакытта балалар һәм квалификацияле педагогларны туплау эше барганлыгын җиткерде.
Ремонтлана торган биналарны караганнан соң, Илсур Метшин якын-тирәдә яшәүче халык белән аралашты, алар да әлеге яшүсмерләр клубының яңартылуына шат булуларын белдерделәр.
Илсур Метшин клубта яшүсмерләр мәктәптә генә түгел, тормышта да кирәк була алырдай файдалы күнекмәләр алырга тиеш дип билгеләп үтте.
Яңартылган яшүсмерләр клубы яңа уку елына ачылыр дип планлаштырыла. Шәһәр җитәкчесе барлык эшләрне дә вакытында һәм тиешле сыйфатта тәмамларга кушты.