Казан Мэры Серов урамы тирәсендәге ишегалларында башкарылучы төзекләндерү эшләрен тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Шәһәр ишегалларын төзекләндерү барышында җәмәгатьчелекне генә түгел, шушы җирлектә яшәүче шәһәр халкын да җәлеп итәргә кирәк. Мондый фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин Серов урамы тирәсендәге ишегалларын карау барышында җиткерде. Әлеге территориядә бик зур төзекләндерү эшләре алып барыла.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттәхов, “Техник күзәтчелек хезмәте” муниципаль унитар предприятиесе директоры Асия Гудзь, “Казаньдорстрой” төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Олег Петров катнашты.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел өчен ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә ишегалды территорияләрен һәм кварталара юлларны капиталь төзекләндерү эшенә 500 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Әлеге күрсәткеч 245 мең кв.м. мәйдандагы 83 ишегалды төзекләндереләчәк дигәнне аңлата. Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, шәһәр буенча гомуми эшләрнең 12,65%-ы башкарылган. 36 объектта төзекләндерү эшләре алып барыла. Автотранспорты булган шәһәр халкы өчен 3 меңнән артык яңа машина кую урыннары булдырылачак. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2011 елдан бирле 1060 ишегалды төзекләндерелгән, бу төзекләндереләсе ишегалларының 30% дигән сүз.
Серов урамы тирәсендәге ишегалларында төзекләндерү эшләре тулы көченә дәвам итә. Төзекләндерү җирлегенең гомуми мәйданы 13 мең 750 квадрат метрны тәшкил итә. Подрядчы оешма директоры сүзләренә караганда, бүгенге көндә юлларга нигез итеп вак таш җәелгән, территориянең бер өлешенә битумлы эмульсия агызылган, бордюрлар урнаштыру һәм тротуарларны асфальтлау эше дәвам итә. Олег Петров төзекләндерү эшләре тәмамлануга, биредә бик күп өстәмә машина кую урыннары барлыкка киләчәк диде. Аның сүзләренчә, эшләр майның соңгы көннәрендә тәмамланырга тиеш.
Дамир Фәттәхов хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләре биредәге йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла. Эшләр башланганчы һәр ишегалдында җыелыш үткәрелгән. Чарада йорт хуҗалары үзләренең ишегалдын төзекләндерүгә карата булган фикерләрен җиткергәннәр.
Илсур Метшин төзекләндерү эшләрен башкарганда торак йортларда яшәүчеләрнең теләк-фикерләре исәпкә алынырга тиешлеген ассызыклады. “Биредә яшәүчеләрне төзекләндерү эшләренә җәлеп итәргә кирәк. Чөнки бу аларның ишегаллары, аларның җирләре һәм йортлары. Моның әле тагын тәрбияви ягы да бар. Үзе ишегалдын төзекләндерү эшенә катнашкан кеше, киләчәктә аңа игътибарлы булып, аны карап торачак”, - диде Мэр. Шәһәр башлыгы подрядчы оешмаларга төзекләндерү эшләрен югары темпларда башкарып, халык белән актив рәвештә эшләү бурычын йөкләде.