Татарстан Республикасында бүген Татарстан башкарма хакимияте органнары җитәкчеләрен һәм ТР муниципаль берәмлек башлыкларын укыту башланып китте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Бүген Татарстан Республикасында “Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Эшчәнлек. Нәтиҗә” дигән программа буенча Татарстан башкарма хакимияте органнары җитәкчеләрен һәм ТР муниципаль берәмлек башлыкларын укыту эшләре башланып китте. Әлеге чара “Казан” тау чаңгысы комплексы базасында үтә. Ул Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе һәм Казан федераль университеты тарафыннан оештырыла.
Программа ачылышында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Сколково” Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов катнашты. Әлеге чарада Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
Программа 5 модульгә бүленгән. Министрлык һәм республиканың ведомство җитәкчеләрен, муниципаль берәмлек башлыкларын укыту берничә ай, ягъни ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында. Программада катнашучылар 1-1,5 айга бер тапкыр өч көнгә дип укырга киләчәкләр. Андрей Шаронов хәбәр иткәнчә, программа лекцияләр үткәрү белән генә чикләнми. Чара кысаларында җитәкчеләр үзара аралашып, алты төркемгә бүленеп мөстәкыйль эшләр башкарачаклар. Әлеге төркемнәрнең һәрберсе үз проектын әзерләргә тиеш була. Уку ахырында әлеге төркемнәр республика Президенты каршында үз проектларын якларга тиеш булалар. Уку барышында пленар утырышлар һәм бәяләү семинарлары үтәчәк.
Рөстәм Миңнеханов әлеге программаның республика җитәкчелеге тәкъдиме белән нәкъ менә Татарстандагы җитәкче звено өчен оештырылганлыгын җиткерде. “Замана җитәкчесе һәрвакыт укырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Программаның беренче модуле стратегик планлаштыруга багышлана. Төп темалар арасында – стратегик үсеш, макроикътисади хәл һәм фаразлар, тотрыклы икътисади үсеш шартлары, кризис шартларында стратегияне гамәлгә ашыру һәм дөнья тәҗрибәсе кебек мәсьәләләр.
Шунысын да әйтергә кирәк, укыту программасы кысаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан муниципаль районнарны һәм ТР шәһәр округларын бәйрәмчә бизәү буенча оештырылган республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча ТР муниципаль берәмлекләренә һәм шәһәр округларына дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Казан шәһәре бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүче дип танылды.