Казан Мэры “Бердәм Россия” партиясе праймеризы кысаларында Татарстан һәм аның башкаласында соңгы биш ел эчендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстанның һәм аның башкаласының соңгы биш ел эчендәге уңышлары һәм казанлыларны борчыган мәсьәләләр турында бүген “Бердәм Россия” партиясенең Казан шәһәре буенча җирле бүлекчә секретаре, Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде. Чара “Казан” милли мәдәни үзәгендә үтте. Казан шәһәре Думасы депутатларына партияле кандидатны тәкъдим итү өчен кандидатларны сайлау - праймериз нәтиҗәләренең берсе булып тора.
Муниципаль праймериз республикада 1-нче апрельдән 15-нче июньгә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта Казанда праймеризның актив фазасы – Хисап комиссиясенең эшлекле төркемнәрен, сайлаучыларны һәм кандидатларны җәлеп итү юлы белән төрле мәйданчыкларда очрашу-тавыш бирүләр итә.
Бердәм тавыш бирү көнендә, ягъни 13-нче сентябрьдә Татарстанда Президент һәм җирле советка 7,5 меңнән артык депутат, шул исәптән 50 Казан депутаты сайланачак. Илсур Метшин сүзләре буенча, сайлау алды кампаниясе соңгы бишъеллыкта уңышлы үсеш алган республика формалашу шартларында үтәчәк. “Бүгенге көндә Казанда торак фондының өчтән бер өлеше төзекләндерелде. Торакны капиталь төзекләндерү буенча Россиядә без лидерлар исемлегендә. Тәҗрибә уртаклашу өчен безгә илнең төрле почмакларыннан киләләр. Төбәкләрдә безнең “Ачык Казан” системасы зур кызыксыну белән кулланыла. Казан юлларының һәр дүртенче квадрат метры төзекләндерелгән. Әлбәттә, шәһәр халкы бу өлкәдә бездән бик күп эш көтә һәм юллар темасы көн кадагында кала”, - диде Мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә,соңгы елларда шәһәр юл инфраструктурасын камилләштерү өлкәсендә шактый алга китте. Татарстан башкаласындагы юлларда бөкеләр бетте диярлек. Шәһәрнең хәл ителәсе бурычлар исемлегендә торган җәмәгать транспорты мәсьәләсе көн кадагыннан бөтенләй төшеп калды. Тышкы реклама базарында да тәртип урнаштырылды.
Башкаланың тышкы күренеше дә шактый үзгәрде дип саный шәһәр башлыгы. Яңа юллар барлыкка килде, шәһәр шау чәчәккә күмелеп утыра, шәһәрнең тарихи үзәге төзекләндерелде. Боларның барысы да туристлар игътибарын җәлеп итүгә китерә - май бәйрәмнәрендә Казанга 120 меңнән артык турист килеп киткән.
Шәһәр үсешендә республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның ярдәме бик зур. Башкалада 30 президент программасы гамәлгә ашырыла. “Биш ел элек 20 балалар бакчасы төзибез дип ышандырган булсак, без йөзгә якынны төзедек. Башта план “Бәләкәч” дигән президент программасы ярдәмендә артты. ТР Президенты тәкъдиме белән барлыкка килгән икенче программа нигезендә, төзелүенә инде 30 ел булган 88 мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Безнең район бистәләрендә президент программасы буенча мәдәният йортлары төзелде”, - дип сөйләде шәһәр башлыгы.
Социаль өлкәдә дә сизелерлек нәтиҗәләр бар. Соңгы 10 ел эчендә туучылар саны ике тапкырга арткан. Казанда инде дүртенче ел рәттән демографик рекорд күзәтелә. Моннан тыш, миллионнан артык яшәүчесе булган шәһәрләр арасында күп балалы гаиләләргә җирләр бүлеп бирү буенча Казан шулай ук лидерлар исемлегендә.
Илсур Метшин үзенең чыгышында чишелешен табарга тиеш булган мәсьәләләр турында да сөйләде. “Хәзерге вакытта Казанны лидерлык позицияләренә алып чыккан темпларны саклау мөһим. Без ишегалларын, парк, скверларны, йортларны һәм мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшләрен ахырына кадәр җиткерергә бурычлы. Шифаханәләрне төзекләндерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, безгә сырхауханәләргә алынырга кирәк”, - дип саный “Бердәм Россия” партиясенең Казан шәһәре буенча җирле бүлекчә секретаре.
Илсур Метшин чыгышын тәмамлап, Казанның төп уңышы намуслы хезмәт һәм һәр казанлының иҗтимагый активлыгы нәтиҗәсендә икәнлеген әйтеп узды.
Праймериз барышында шулай ук кандидатлар чыгыш ясады, чара ахырында сайлаучылар яшерен рәвештә тавыш бирделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре июнь аенда билгеле булачак. Аннан соң партияләр катнашындагы конференцияләр вакытында кандидатларны сайлауларга тәкъдим итәчәкләр.
Праймериз өчен алдагы мәйданчык 19, 21 һәм 26 май көннәрендә оештырылачак.