Казан Мэры 280 йорттагы барлык эшләрне дә август уртасына тәмамларга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Бу елда Казанда капиталь ремонт программасы буенча 280 йортка ремонт ясалачак. 144 йортта комплекслы эшләр көтелә, 34-ендә - лифт алмаштырылачак, тагы 104-ендә - лифтларны диспетчерлау. Капремонт программасы өчен бу елда барлыгы 1,4 млрд. сум акча бүленгән. Программаны тормышка ашыру барышы турында бүгенге эшлекле дүшәмбе барашында Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасы Казанда инде 7 ел тормышка ашырылып килә. Шушы вакыта эчендә 1735 йорт норматив техник халәткә китерелгән, бу исә торак фондның өчтән бере дигән сүз.
Бу елда капремонт программасында 32 подрядчы оешма катнаша.
2015 елда лифт җиһазларын алмаштыруга һәм лифтларны диспетчерлауга зур игътибар биреләчәк. Алдагы еллардагы кебек үк, халыкның азмобильле төркемнәренә уңайлы булган лифтлар урнаштырыла. Программа кысаларында беренче тапкыр лифт эчләрендә видеотеркәү җайланмалары куелачак, бу исә авария ситуацитяләренә тиз арада реакция белдерергә ярдәм итәчәк.
Бүгенге көндә программага кертелгән беренче 5 йортта капремонт тәмамланган. Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә шәһәр буенча капиталь ремонт 60%-ка башкарылган, барлык эшләрне дә 15-нче августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. Параллель рәвештә 2016 елга программаны әзерләү эшләре бара, проект-смета документациясен әзерләү башланган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, капремонт программасына шулай ук соципотека һәм тузган торактан күченү прогрммалары буенча төзелгән йортлар да кергән.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, халыктан килгән уңай фикерләр эшкә иң яхшы нәтиҗә булып тора. “Капремонт программасын башкару – системалы эш, ул җентекләп башкаруны, професссиональлекне, эштә сабырлык сорый. Йортлар яшәгән кешеләре, башкарыла торган эшләре буенча бер-берсенә ошамаганнар. Шуңа да карамастан, эш башланды, подрядчылар өлгерә, димәк, системалы контроль бар. Тулаем алганда, программаны тормышка ашыру программасы яхшы, май уртасына 60% башкарылган эш – яхшы күрсәткеч. Без капремонт программасын август уртасына бетерергә тиешбез”.