Дөнья беренчелеге матчының финалында Россия Канада командасына 1:6 исәбе белән җиңелде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Россия хоккее дәрәҗәсен күтәрү өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк, һәм иң беренче чиратта – балалар спортын үстерергә. Бүгенге эшлекле дүшәмбе барышында, хоккей буенча узган дөнья чемпионаты финалының нәтиҗәләрен шәрехләп, Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, якшәмбе, 17-нче майда Прагада хоккей буенча дөнья чемпионаты узды, аның барышында Канада командасы Россия командасын 6:1 исәбе белән җиңде. Илсур Метшин билгеләп узганча, чемпион титулын, Советлар Союзы замананында бу норма булып торса да, берничә ел рәттән алып булмый шул. “Әлбәттә, икенче урын – һәрвакытта да лаеклы урын. Әмма нәтиҗәләр яхшылап уйларга урын калдыра”, - дип җиткерде шәһәр җитәкчесе.
“Безгә яшьләр кирәк, әмма алар юк. Элек һәр чемпионат безгә берничә яхшы уенчылар бүләк итә иде”, - дип искәртеп үтте шәһәр башлыгы.
Шәһәр җитәкчесе илдә хоккей үсеше өчен комплекслы чаралар күрергә кирәк, һәм әлеге эшне балалар спортын үстерүдән башлау зарур дип билгеләп үтте. Илсур Метшин булачак Олимпия чемпионнарын әзерләүдә “Алтын алка” һәм “Күн туп” кебек инициативалар кирәклеген ассызыклады. “Безнең бурыч – физкультура һәм спортны мәктәпләргә, ишегалларына кертү. Балаларга спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлек булдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру зарур. Без спорт белән дус булган яшьләр үстерергә һәм медальләр өчен көрәшергә тиешбез”, - дип белдерде Казан Мэры.
Фото rsport.ru сайтыннан алынды