Татарстан башкаласы Мэры 19-нчы номерлы гимназиядә оештырылган хәйрия ярминкәсендә катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы май). Бүген Казанның 19-нчы гимназиясендә “Игелек ярминкәсе. Балалар - балаларга” хәйрия ярминкәсе узды. Аның барышында мәктәп укучылары А.Вавилова исемендәге фондка акча җыйдылар. Хәйрия чарасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
“Игелек ярминкәсе” чарасын мәктәп укучылары үзләре оештырган. Укучылар кул эшләнмәләре ясап, аларны хәйрия сатуына чыгардылар. Килгән кунаклар өчен, ярминкәдән кала, рус, татар, грузин, әрмән һәм дөньяның башка кухняларының милли ризыклары тәкъдим ителде. Гимназия укучылары шулай ук relax-зона, батут, мохито-бар, матурлык салоны, лотерея һәм бәйрәм салюты да әзерләгән иде.
Ярминкәгә килгән Казан Мэрын, башка кунакларны кебек үк, 20-нче номерлы Казан музыка мәктәбе укучыларыннан оешкан музыкаль оркестр каршы алды. Илсур Метшин күптөрле тематик палаткаларда булды, төрле кул эшләнмәләрен сатып алды, шулай ук милли ризыкларны татып карады. Чара кысаларында Мэр мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары белән күмәк фотога төште.
Чара тәмамланганнан соң, югары сыйныф укучылары – акцияне оештыручылар ярминкә барышында җыелган акча тартмаларының ачкычларын Анжела Вавилова исемендәге фондның директоры Владимир Вавиловка тапшырдылар.
Казан Мэры Илсур Метшин белем бирү йортларында хәйрия акцияләренең даими рәвештә үткәрелеп торуын билгеләп үтте. “Әлеге матур традиция бу гимназиядә генә түгел, Казанның һәр мәктәбендә дә үткәрелә башлар дип өметләнәбез”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы. Ул катнашучыларга һәм акцияне оештыручыларга рәхмәт белдерде, казанлыларны шундый игелекле эшләрне күбрәк эшләргә чакырды.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча, оештыручылар хәбәр иткәнчә, 1 млн. 5 мең 100 сум акча җыелган.