Казанның 29 меңләп баласы һәм яшүсмере бу елда муниципаль лагерьларда ял итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май). Казанның 29 меңләп баласы һәм яшүсмере бу елда муниципаль лагерьларда ял итә алачак. Моннан кала, 4 мең яшь казанлы Краснодар краеның һәм Кырым Республикасының Кара диңгез яр буена юллама ала алачаклар. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек барышы турында Башкарма комитетның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Сергей Миронов сөйләде.
Балаларның ялларын һәм сәламәтләндерүләрен оештыру мәсьәләләре буенча ведомтсволарның эшчәнлек координациясе, лагерь базаларын материаль-техник яктан әзерләү, үткәрелә торган сменаларны методик яктан тәэмин итү белән “Ял” шәһәр үзәге шөгыльләнә. “2015 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауның гомуми күләме 231 млн. сумны тәшкил итәчәк. Оештырылган ял белән 28 мең 969 бала һәм яшүсмер тәэмин ителәчәк”, - диде Сергей Миронов.
Комитет рәисе сүзләренә караганда, балалар лагерьларына юлламаларның бәясе үзгәрешсез калган диярлек.
Сергей Миронов билгеләп узганча, лигерьларның материаль-техник базасын ныгытуга бу елда 4 млн. сумнан артык акча юнәлтелгән.
Балаларның җәйге лагерьлары ял итү урыны гына түгел, җитди тәрбия киңлеге дә булып тора.
Бүгенге көндә лагерьларда әзерлек эшләре бетеп килә диярлек. Сергей Миронов ышандырганча, 1-нче июньгә кадәр булган барлык җитешсезлекләр дә бетереләчәк, әти-әниләре, балаларын лагерьларга ялга биреп, аларның иминлекләре өчен борчылмаячаклар.
Муниципалитет кадрларны туплау, профессиональ медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү, медицина кирәк-яракларын, медицина кабинетларын лицензияләү мәсьәләсенә дә аерым җаваплылык белән якын килә. Бүгенге көндә балаларның сәламәтләндерү лагерьларында вакытлыча булдырылган штат 100%-ка комплектацияләнгән. Балаларны тукландыру мәсьәләсенә килгәндә, көненә биш тапкыр ашау эшләнелгән һәм расланган, көненә бер кешегә туклану 334 сум 40 тиенгә исәпләнгән.
Илсур Метшин бу елда Казан лагерьларында ял итә алачак балаларның саны артканлыгын һәм моның зур җаваплылылк таләп иткәнлеген билгеләп үтте. “Зур әзерлек эшләре башкарылган. Балаларга яхшы, кызыклы, имин ял оештырыр өчен, калган этапта барлык ресурсларны кулланырга кирәк”, - дип ассызыклады Мэр.