Шәһәр бюджетына күчкән акчалар урам-юл челтәрләре үсеше өчен тотылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казанда 1-нче апрельдән урамнарда муниципаль машина кую урыннары челтәре тулы көчкә эшли башлый. ТР башкаласында әлеге проектны гамәлгә ашыру турында эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков сөйләде.
Аның сүзләренчә, Казанда 9-нчы февральдән урам-юл челтәренең 27 өлешендә тест режимында эшләүче муниципаль машина кую урыннары тулысынча машиналар белән тулган. Проектның “Казан паркингы” сайтында 3,5 мең кулланучы теркәлгән. Һәм бу, Айдар Габделхаков фикеренчә, чик түгел. “Машина кую урыннары тест режимында эшләү дәверендә шәһәр бюджеты 132 мең сум күләмендә акча белән тулыланган. Әлеге сумманың 34 меңе паркоматлар аша күчкән, 98 мең сум күләмендәге акча смс-хәбәрләр һәм мобиль кушымта аша күчкән. Акча берәмлекләре турыдан-туры шәһәр бюджетына күчә”, - дип сөйләде комитет рәисе.
Машина кую урыны өчен түләүләрнең күп төрле булуы автомобиль йөртүчегә үзе өчен уңайлы булган түләү төрен сайларга мөмкинлек тудыра.
Машина кую урыныннан файдаланган өчен түләү - сәгатенә 50 сумны тәшкил итә. Әлеге урыннарда 15 минут тирәсе туктап торган өчен акча алынмый.
Казан Мэры Илсур Метшин муниципаль машина кую урыннарының үзәккә килүчеләрне ышанычлы урыннар белән тәэмин иткәнлеген тагын бер кат ассызыклап әйтте. “Безнең максатыбыз – акча эшләү түгел. Киресенчә, шәһәрлеләр өчен юл хәрәкәтен оештыруда уңайлыклар тудыру. Без дөнья һәм үзебезнең илдәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәбез. Үзәккә кыска гына вакыт аралыгына эш белән килгәннәргә машина куеп тору өчен мөмкинлек бар. Үзәккә көн дәвамында укырга яки эшкә килүчеләр күпкатлы машина кую урыннарыннан файдалана ала”, - дип фикерен белдерде шәһәр башлыгы.
Муниципаль машина кую урыннары өчен түләмәгәннәргә 1-нче апрельдән штраф салу - проектны гамәлгә ашыруның алдагы этабы булып тора. ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.16 маддәсе нигезендә, штраф күләме - 2,5 мең сумны тәшкил итә. Ашыгыч хезмәтләр, 1-2 группа инвалидлар һәм электромобиль йөртүчеләр генә муниципаль машина кую урыннарыннан бушлай файдалана алалар. Айдар Габделхаков әйтеп үткәнчә, 20-нче марттан Совет(Җиңү пр., 100), Яңа Савин (Х.Ямашев пр., 82), Идел буе (Авангард ур., 74) һәм Мәскәү (Гагарин урамы, 103) районнарында урнашкан күп функцияле үзәкләр инвалидлардан реестрга машина номерларын кертү һәм машина кую урыннарыннан бушлай файдалануга рөхсәт бирү өчен документлар кабул итә.
Айдар Габделхаков сөйләгәннәре буенча, куллану кагыйдәләре һәм машина кую урыннары өчен түләүне контрольдә тоту хокук бозуларны фотога һәм видеога төшерүче 3 мобиль һәм бер портатив комплекс ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Әлеге җайланмалар инде сыналып караган. Фотога һәм видеога төшерә торган комплекс белән җиһазландырылган яңа 3 автомобиль кайтартылачак, алар 15 минут вакыт аралыгында бер машина кую урыныннан икенчесенә килеп, машина номерларын фотога төшерәчәк. Номерлар серверга килеп кергәннән соң урын өчен түләгән машина номерлары белән чагыштырыла. Урын өчен түләнмәгән булса, мәгълүмат ЮХИДИ хезмәткәрләренә тикшерелеп, административ хокук бозу турында карар чыгару өчен җибәрелә.
Казанлылар һәм башкала кунаклары түләүле машина кую урыннары турындагы мәгълүматны 5-605-605 номерлы кайнар линиягә шалтыратып белә яки “Казан паркингы” сайтында таба алалар. 30-нчы марттан 7-нче апрельгә кадәр автомобиль йөртүчеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк.
Илсур Метшин проектны хуплаганнары өчен машина йөртүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, транспорт өлкәсенә кагылышлы барлык үзгәрешләр һәм тыелган чаралар беркайчан да җиңел генә узмый. “Мэр буларак безгә нинди җаваплылык йөкләнгәнен мин бик яхшы аңлыйм. Әлеге карар безгә популярлык өстәми, ләкин без моның белән беренче генә очрашмыйбыз инде. Шәһәр халкын “ГАЗель” һәм “ПАЗ” автобусларыннан “кызыл” автобусларга күчереп утыртканда нинди шау-шу чыкканы әле дә хәтердә. Бер ел эчендә без 1100 автобус алыштырдык. Бу вакытта әле БДБ илләрен кертеп, Россиянең барлык автосәнәгате бер ел дәвамында нибары 300 автобус гына җитештерә иде. Берсүзсез, автобус йөртүчеләргә, җәдвалга карата ризасызлык белдерүчеләр бар. Ләкин “Евро-3” двигателе белән хәрәкәт итүче, “түбән идәнле” автобуслардагы уңайлыкны иске автобуслар белән чагыштырып карап булмый”, – диде Илсур Метшин.
“Без җәмәгать транспортын үстерү сәясәтен алга таба да дәвам итәчәкбез. Иртәгеге көн – ул газ-мотор ягулыгы. Без системалы рәвештә эшлибез, кайсы урында чишелеп бетмәгән мәсьәләрне хәл итәргә кирәк икәнен беләбез. Әлеге өлкәдә җайга салынган эш безгә шәһәр һәм халык мәнфәгатьләре өчен кирәк булган дөрес нәтиҗәләр бирәчәк”, - дип сүзен тәмамлады Мэр.