Бу елда ТР башкаласында 5 яшүсмерләр клубы ремонтланачак, шул исәптән Идел буе районындагы “Эфебия” клубы да.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанда яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары булдыру традициясен кайтарырга кирәк, шул очракта балалар үзләренең район территорияләрендә спорт секцияләренә йөри алачак. Шундый фикерне Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Идел буе районындагы Мәүләтов ур., 21 адресы буенча урнашкан “Эфебия” яшүсмерләр клубына капиталь ремонт үткәрү барышын караган вакытта әйтте.
“Эфебия” яшүсмерләр клубы ТР Президентының капиталь ремонт программасына кергән биш объектның берсе булып тора. Ремонт эшләре инде барлык 5 клубта да башланган, аларны “Ремонтстройсервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасы башкара.
“Эфебия” яшүсмерләр клубы директоры Аида Галләмова сүзләренә караганда, Идел буе районы халкы арасында клубка ихтыяҗ зур – биредә 700 бала шөгыльләнә. “Безгә хәтта Авиатөзелеш районыннан да балаларны алып киләләр, педагогларны мактыйлар. Клубта хореография, рәсем сәнгате, вокал, бәйләү, флористика, кул көрәше, атлетик гимнастика, баскетбол, волейбол, шахмат, каратэ буенча дәресләр алып барыла. Яңартылу белән клуб “Алга” дигән яңа исем дә алачак”, - дип сөйләде Аида Галләмова.
“Эфебия” клубының мәйданы 830 кв.м. Ремонт эшләре март аенда башланган.
Илсур Метшин Казанга янә яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубы эшләтү традициясе кайтарылуын билгеләп үтте, клуб янындагы спорт мәйданчыгын төзекләндерергә дә тәкъдим итте.
Яңартылган “Эфебия” яшүсмерләр клубының ачылышы 2015 елның 1-нче сентябрендә булыр дип көтелә, инде август аеннан яшүсмерләр клубка йөри башлый алачаклар.