Илдәге катлаулы икътисади ситуациягә карамастан, Казанның төп макроикътисади күрсәткечләре уңай динамикасын саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Узган ел нәтиҗәләре буенча Казанның төп макроикътисади күрсәткечләре, илдәге катлаулы икътисади ситуациягә карамастан, уңай динамикасын саклады. Территориаль продуктның барлык күләменең үсеше 1,3%ны тәшкил иткән, Россия буенча бу күрсәткеч нибары 0,6% кына, ә сәнәгать җитештерүенең индексы – 104,1%ны. 2014 елда Татарстан башкаласының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен бүген эшлекле дүшәмбе барышы вакытында шәһәр Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров ясады.
Аның сүзләренә караганда, узган ел социаль-икътисади планда гади булмаган. Россиянеке артыннан Казан икътисады да үсеш темпларын киметә башлаган. Шулай да илдәге гомум икътисади ситуация өчен характерлы булган негатив үзгәрешләр Татарстан башкаласында аз сизелгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Казан миллион халыклы шәһәрләр арасында җитештерү индексы буенча Чиләбе, Ростов-на-Дону, Волгоград һәм Воронеж белән берлектә иң яхшы бишлеккә кергән.
“2014 елда Казанда 26,2 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм 29,9 мең шәхси эшмәкәр үз эшчәнлекләрен алып барган. Әлеге өлкәдә мәшгуль булган кешеләрнең саны 178,5 мең кеше, ягъни һәр өченче эшче кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлектән Казан бюджетына кергән салым керемнәре суммасы 2014 елда 1644,9 млн.сумны тәшкил иткән, ягъни салым керемнәренең 17,9%ы дигән сүз”, - диде Илдар Шакиров.
Кризис шартларында инвестицияләр җәлеп итү актуаль булып кала бирә. Комитет рәисе билгеләп узганча, 2014 елда икътисад һәм социаль өлкә үсешенә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан 161 млрд. сум инвестицияләр җәлеп ителгән, бу исә 2013 ел дәрәҗәсеннән 15,6%ка кимрәк. Шуңа да карамастан, Казан инвесторлар өчен җәлеп итә торган шәһәр булып калуын дәвам итә.
Үткән елда күчемсез милек өлкәсендә дә мөһим күрсәткечләргә ирешелгән. Илдар Шакиров сүзләренә караганда, 2014 елда Казанда предприятиеләр һәм халык тарафыннан 801 мең кв.метр торак эксплуатациягә тапшырылган. Торак белән тәэмин ителеш 1 кешегә 24,4 кв.метрны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча Казан миллион халкы булган шәһәрләр арасында алдынгылар өчлегенә кергән.
Шәһәрнең кулланучылар базарындагы ситуация дә аерым игътибарны сорый.
Кризис шартларында шәһәр хезмәт базарында киеренкелек үсешен көтәргә туры килә. Илдар Шакиров билгеләп үткәнчә, 1-нче март мәгълүматлары буенча эшсезлек дәрәҗәсе 0,67%ны тәшкил иткән, ә учетта торучы эшсезләр саны 4050 кешегә җиткән.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, Башкарма комитетының икътисади блогы тарафыннан билгеләнгән бурычларны хәтта кризис чорында да башкару мөһим булып тора.