Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин «Сөембикә» җир асты юлларын казу машинасын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Бүген Казанда киләчәктә ачылачак «Дубравная» станциясеннән «Җиңү проспекты»на кадәр тоннель сузу эшләре башланып китте. «Сөембикә» җир асты юлларын казу машинасын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
«Казметрострой» ААҖ директоры Марат Рәхимов һәм «Метроэлектротранс» МУП директоры Әсфән Гәләвов Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшинга «Дубравная ст. – Ю.Фучик ст.» транспорт-күчеп утыру узелының төзелеш схемасын тәкъдим иттеләр. «Дубравная» - Казан метрополитенында беренче линияне тәмамлаучы соңгы станция булачак. Метрополитенның «Ю.Фучик» станциясеннән икенче тармагы төзелә башлаячак. Әлеге тармак буенча «10-нчы микрорайон», «Ломжа», «Сахаров», «Агросәнәгать паркы», «Космонавтлар», «Компрессор заводы», «Футбол стадионы», «Горбольница», «ГХАТ», «Декабристлар», «Восстания» станцияләрен төзү каралган.
«Сөембикә» комплексы – ул Казанда иң беренче җир астын казу машинасы. Машина бортында балкучы 7 йолдызчык – озынлыгы 9 км артык казылган 7 тоннельне аңлатучы тамга ул. Без эшкә тулаем әзер, кирәкле барлык материаллар, шул исәптән боҗралар белән дә тәэмин ителдек. Алда безне «Җиңү проспекты» көтә. График буенча, июльдә без сул як тоннельдәге эшләрне , декабрь аенда уң як тоннельдәге эшләрне тәмамларга тиеш», - дип сөйләде «Казметрострой» ААҖ директоры Марат Рәхимов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда метро төзелешенең стратегик проект икәнлеген, аның кризис чорында да дәвам ителергә тиешлеген әйтеп үтте. «Кризис һәм санкцияләргә дә карамастан, тормыш дәвам итә. Метро һәркем өчен уңайлы булган җәмәгать транспортыннан санала. «Дубравная» - ул метроның беренче тармагын тәмамлаучы һәм шул ук вакытта күчеш станциясе булып тора. Икенче линия дә булачак, аны проектлаштыру эшләре инде башланып китте. Безнең метро төзүчеләребез иң осталар, алар Мәскәүдә дә эшлиләр. Куелган бурычларның үтәләчәгенә шигем юк. Хәерле сәгатьтә!» - диде ТР Президенты. Сәламләү сүзләреннән соң җир асты юлларын казу участогы җитәкчесе, ТР атказанган төзүчесе Александр Цой машинаны эшләтеп җибәрде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, 2016 ел ахырына төзелеп бетәргә тиешле яңа «Дубравная» станциясе Казан метрополитенында пассажирлар агымын көн саен 130 меңнән алып 160 мең кешегә кадәр арттырачак.