Казан ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин ветераннарга юбилей медальләрен тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март).Бүген Казан ратушасында «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Сугыш һәм тыл ветераннарына бүләкләрне Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды. Әлеге чарада шулай ук район башлыклары, шәһәр Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Бүләк алучылар арасында бүген 90 яше тулган Фәүзия Хәйрулла кызы Садриева да бар иде.
Җиңү көне якынлашып килү уңаеннан шәһәрнең төп залына җыелган ветераннарны Илсур Метшин сәламләде. «Безнең халык өчен изге булган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу көн безнең илебез өчен аерым бәйрәм һәм истәлекле көннәр рәтендә. 9-нчы майдан да әһәмиятлерәк башка көн юк», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Казан Мэры үлемсез каһарманлыклары, батырлыклары, кыюлыклары өчен ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде. «Туган ил, аның чиксез киңлекләре, тынычлык, бәхетле һәм якты киләчәк өчен гомерләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызны беркайчан да онытмыйбыз», - дип, Илсур Метшин яу кырында ятып калган йөз меңләгән татарстанлыларны искә төшерде.
Яу кырыннан исән-сау әйләнеп кайтып, киләчәк буыннар тормышы өчен тырышып эшли башлаганнар исеменә аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. «Сугыштан соң кыска гына вакыт аралыгында Сез илебезне торгыза алгансыз. Шәһәребез шушы 70 ел эчендә үзенең социаль-икътисади үсешендә күп нәрсәләргә иреште. Казан елдан-ел чәчәк ата, яхшыра. Моның өчен без сезгә бурычлы!», - дип, ул республиканың чәчәк атуында ветераннарның зур өлеше барлыгын әйтеп үтте.
Шәһәр башлыгы шулай ук, тарихи дөреслекне шик астына куярга омтылышлар булуга да карамастан, алмаш буынның геройлар батырлыгын онытмавын раслады. «Сез чыдагансыз, сез түзгәнсез, сез җиңгәнсез һәм сез безнең өчен – кеше ныклыгын раслаучы һәм үз ватаныңа мәхәббәт, тугрылыкның тере үрнәкләре. Сез – безнең бәя биреп бетергесез байлыгыбыз! Сез безнең өчен бик кадерле, шәһәребез, аның халкы өчен башкарган гамәлләрегез алдында олы ихтирам белән баш иябез!» - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы ветераннарга.
Илебез ветераннарын РФ Президенты һәм бөтен Россия халкы исеменнән бәйрәм белән котлау һәм аларга иң зур бүләк – ил башлыгының 2013 елның 21-нче декабрендәге указы белән эшләнгән «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләрен тапшыруны Мэр зур горурлык дип саный.
Тантанада һәрберсе зур батырлыклар кылган 59 ветеранны бүләкләделәр. Бүген ратушага килүчеләр арасында - Ленинград блокадасында катнашучылар, плен, концлагерьларда газап чигүчеләр, алдагы сафлардагы куркыныч вакыйгаларда сугышканнар, илебезнең завод, предприятиеләрендә җиң сызганып эшләүчеләр иде. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнехәниф Низамов 1943 елда Кызыл Армия сафларына кабул итеп алына һәм 27 ел хезмәт итә. Медаль алу өчен сәхнәгә хәрбиләрчә атлап чыкканда, каһарманны зал алкышларга күмде.
Бүген үзенең 90 яшен бәйрәм итүче тыл ветераны Фәүзия Садриевага да юбилей медале тапшырылды. Сугыш елларында Фәүзия Хәйрулла кызы 144-нче номерлы заводта гади эшче булып эшли. 1947 елдан алып 44 ел дәвамында «Гидроспецстрой» трестында хисапчы вазифаларын башкара. Пенсия яшенә җиткәч тә үзенең туган заводын ташлап китә алмый әле ул. Фәүзия ханым KZN.RU корреспондентына Җиңүне бәйрәм итү турындагы хатирәләрен сөйләде.
Ветераннар өчен шәһәрнең иң яхшы иҗат төркемнәре катнашында зур концерт программасы әзерләнгән иде. Тантана ахырында «Җиңү көне» җыры яңгырады. Әлеге җырны залда утырган барлык катнашучылар да басып тыңлады.