Илсур Метшин “Җиде утрау” торак комплексы төзелешен карап кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Казанның Авиатөзелеш районында “Җиде утрау” дигән күпфатирлы торак комплекс төзелеше башланган, аларның беренчесе “Кырым утраулары” дип аталачак. Үзенең социаль инфраструктурасы белән беррәттән, торак комплекс территориясендә парк ясалачак – 3,5 га мәйданлы җәяүлеләр бульвары булдырылачак, яшелләндерүнең гомуми мәйданы 5,8 га булачак. Торак комплекс төзелеш барышын бүген Казан Мэры Илсур Метшин карады.
“Җиде утрау” торак комплексы – гомуми мәйданы 53 мең кв.метр булган 7 күпкатлы йорттан торган проектны тормышка ашыру 2015 елның беренче квраталында башланды. Һәр йорт берәр утрау исемен йөртәчәк. Беренче тапшырылачак йорт “Кырым утравы” дип аталачак, тагы ике йортның Мадагаскар һәм Куба исемнәрен йөртәчәклеге билгеле. Калган биш йортка исем кую буенча конкурс игълан ителәчәк, халык үзе исемне уйлаячак, җиңүчеләргә махсус бүләк биреләчәк.
“Җиде утрау” торак комплексында үзенең социаль инфраструктурасы булдырылачак: ике автомобиль паркингы, спорт һәм балалар мәйданчыклары, кибет һәм офислар, ял итү өчен махсус зоналар. Торак комлекс Авиатөзелеш районындагы сәнәгать зонасында зур яшел утрау булып торачак.
Кризис вакытында Казан халкына торакны алырга ярдәм итәргә Россиянең эре банклары теләк белдергән.
Проектны тормышка ашырган вакытта төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк. Территориядә шәһәр практикасында беренче тапкыр парк булдыру – торак комплексның үзенчәлеге булып тора.