Авиатөзелеш районындагы яңа торак комплекста 3,5 гектар мәйданлы сквер барлыкка киләчәк
“Җиде утрау” торак комплексында кулланылышка тапшырылачак беренче йорт “Кырым” исемен йөртәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Парк һәм скверлар елы уңаеннан, Казанның Авиатөзелеш районында ял итү өчен 3,5 гектар мәйданлы сквер барлыкка киләчәк. Шулай итеп, беренче тапкыр шәһәрнең торак комплекс җирлегендә чын паркны күреп булачак. Бу турыда бүген Казан Мэры Илсур Метшин Тэц урамында урнашкан “Җиде утрау” торак комплексы төзелешен карап кайтканнан соң мәгълүм булды.
Проект буенча, әлеге җирлектә киң “Яшел бульвар” – квартал үзәгендә күпкатлы 7 йортны берләштерүче, агачлар, үсентеләр, чәчәкләр утыртылган, ял итү өчен эскәмияләр куелган җәяүлеләр урамы барлыкка киләчәк.
Герой-шәһәр Севастополь һәм Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына бер ел булу уңаеннан, торак комплекста төзелгән беренче йорт “Кырым” исемен йөртәчәк.