Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче март). 2015 елның февраль нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 23100 чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала.
Февраль аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 1781,54 пунктны тәшкил итә.
Февраль медиарейтингының икенче урынында – Түбән Новгород шәһәре Мэры Олег Сорокин (1386,69 пункт), өченче урында – Саратов шәһәре башлыгы Олег Грищенко (1261,29 пункт).
Шуны да әйтергә кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.