"Ачык Казан" системасы аша 305 мең гариза кабул итеп алынган, шуларның 99,5%ы - үтәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). 2014 елда “Ачык Казан” системасы аша 305 мең гариза кабул итеп алынган, шуларның 99,5%ы - үтәлгән. Узган ел Авиатөзелеш районының торак милекчеләре иптәшлеге, “Иске шәһәр”, “Октябрь шәһәрчеге” идарә компанияләре һәм “Космонавтлар” торак милекчеләре иптәшлеге әлеге системага тоташкан. “Ачык Казан” системасы белән шәхси идарә компанияләре дә кызыксына башлаган. Хәзерге вакытта аларны “Ачык Казан” системасына тоташтыру эшләре алып барыла. Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында әлеге проектның гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре Мэрының IT үсеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Еремеев сөйләде.
Аның сүзләренчә, “Ачык Казан” системасы модуле соңгы өч елда тотрыклы эшләп килә, ягъни казанлылар әлеге система аша эш йөртүдә кыенлыклар кичермиләр. Үткән ел әлеге системаның мөмкинлекләре тагын да киңәйтелгән – ел ахырында iOS һәм Android платформасында эшләүче мобиль җайланмалар өчен кушымталар тәкъдим ителгән. Теркәлү үткәннән соң кулланучылар, гариза биреп, аның үтәлеше турында хәбәр ала алалар, шулай ук исәп-хисап җайланмалары күрсәткечләрен юллау мөмкинлеге, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган, планлы өзү һәм төзекләндерү эшләре турында хәбәр белән танышу мөмкинлеге дә бар.
Системаның өч ел эшләү дәверендә тупланган мәгълүматлар җитәкчеләргә күп шикаятьләр килгән йортлар картасында хәл итәргә тиешле мәсьәләләр килеп чыккан өлешләрне күрергә мөмкинлек тудыра. «Өч ел дәвамында тупланган мәгълүматлар нәтиҗәсендә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелмәгән йортлар исемлеген ачыкларга мөмкин. Шулай ук система идарә компанияләренең, төрле эшләр башкаручы подрядчы компанияләрнең хезмәтләрен тикшерә. Шул рәвешчә, гаризалар нигезендә, яхшы һәм начар подрядчы оешмаларның рейтингы барлыкка килә. Без башка шәһәр һәм төбәкләрдәге тәҗрибәләрне дә өйрәнәбез, мондый инструментлар әлегә беркайда да юк. Бу торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын модернизацияләүдә иң күп алымнарның берсе», - дип билгеләп үтте Д.Еремеев.
Узган ел “Ачык Казан” системасы, идарә компанияләре һәм район администрацияләре өчен кирәк булган “Күп фатирлы йортлар белән идарә” дигән тагын бер модуль белән тулыланган. «Идарә нигезендә – йортның техник паспорты. Үткән ел барлык Казан йортларының паспортлары кәгазь формасыннан электрон форматка күчерелде. Шулай итеп, “Ачык Казан” системасы йортның барлык констуктив элементлары буенча торак йортлар торышын ачыклаучы бердәм мәгълүматлар базасына әйләнде. Әлеге мәгълүматлар төбәк һәм федераль исәп-хисап эшләре өчен генә түгел, ә идарә компанияләренең һәм подрядчы оешмаларының көндәлек хезмәтләре өчен дә кулланыла», - диде Д.Еремеев.
Идарә компанияләре хезмәткәрләре һәм подрядчы оешмалар өчен эшләнелгән йортны карау методикасы модульнең төп үзенчәлеге булып тора. Системада йортның һәр элементының физик торышын күзәтеп бару мөмкинлеге каралган. Капиталь төзекләндерү һәм агымдагы төзекләндерү эшләренең ни дәрәҗәдә башкарылганлыгын күзәтеп бару - икенче модульнең төп үзенчәлеге.
Хәзерге вакытта “Ачык Казан” системасының өченче модулен төзү буенча эш алып барыла. Әлеге модуль ярдәмендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларның күчү тәртибен күреп булачак.
Илсур Метшин сүзләренчә, өченче модульне кулланылышка кертү тикшереп торучы органнарга акча агымын күрергә ярдәм итәчәк. “Әлеге гамәл ришвәтчелек адымын киметәчәк. Халыкның ышанычы артачак. Безнең өчен – бу иң мөһим эш юнәлеше. “Ачык Казан” системасының өченче модуле бу ел кулланылышка керергә тиеш”, - дип йөкләмә бирде Мэр.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ТР башкаласындагы “Ачык Казан” проекты кысаларында тупланган тәҗрибә башка шәһәр һәм төбәкләрдә дә актив кулланыла. Чечен Республикасында, Әстерхан өлкәсендә, Адыгея Республикасында мондый охшаш системалар эшли башлаган. Башкортостан вәкилләре дә әлеге проект белән кызыксына.
Тулаем алганда, Илсур Метшин фикеренчә, “Ачык Казан” системасы шәһәр “торакчылары” өчен мөһим инструментка әйләнеп бара. «Яшәүчеләр санын һәм торак фонды күләмен исәпкә алып эш йөрткәндә, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында тәртип урнаштыру җиңел түгел. Ләкин шунысы мөһим, элек буй җитмәслек булып тоелган хыяллар - бүген гамәлгә ашырылган. Әлеге программа бик кирәк, без барыбыз да көтәбез. Берничә ел элек әлеге система эшли башлагач та, безнең өчен иң мөһиме, аның оператив эшләве иде. Бүген гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү буенча бердәм система булдырылган. Контроль көчәйтелгән. Онлайн режимында кайсы өлештә авария икәнен күрә алабыз. Моннан тыш, система, торак фонд торышын ачыкларга мөмкинлек бирә”, - дип йомгак ясады шәһәр башлыгы.