Башкала Мэры Казан оптика-механика заводының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм предприятиенең үсеш перспективалары белән танышты.
(Казань шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Казан оптика-механика заводының үсеш перспективалары яхшы булу һәм биредәге тотрыклы эш Дәрвишләр бистәсенең һәм анда яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче төп чыганак. Әлеге фикер заводны карап йөрү барышында Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан яңгырады. Шәһәр башлыгын Казан Башкарма комитетының икътисади үсеш буенча җитәкче урынбасары Иван Кузнецов һәм КОМЗның генераль директоры Сергей Раковец озата йөрделәр.
Илсур Метшин җитештерү цехларын, монтажлау һәм микросхемаларны җыю урыннарын карады, оптика-механика заводы җитештергән төрле төрдәге продукция белән танышты. Моннан тыш, шәһәр башлыгы үзгәртеп төзекләндерү эшләре алып барылучы җитештерү корпусларын да карады.
Сергей Раковец Казан оптика-механика заводының 2014 елдагы эш нәтиҗәләре һәм предприятиенең үсеш перспективалары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, җитештерелгән продукция бәясе 1,9 миллиард сумны тәшкил итә. Предприятие хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 19%ка арткан.
2015 елда завод җитәкчелеге яңа оптик-электрон приборлар үзләштереп җитештерергә һәм продукцияне эшләп чыгару күләмен арттырырга ниятли.
План буенча, агымдагы елда җитештерү күләме 4,3 миллиардны, ә продукцияне сату күләме 5 миллиард сумны тәшкил итәргә тиеш. Моннан тыш, 2015-2016 елларда үз эшчеләренең уртача хезмәт хакы елына 20%ка артырга тиеш.
Сергей Раковец әйтеп үткәнчә, 2 ел элек предприятие хезмәткәрләренең уртача яше 45 яшь булса, бүген әлеге күрсәткеч 40 яшьне тәшкил итә. Аның сүзләренчә, яшьләр заводка бик теләп эшкә урнашалар. Нигездә, алар А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү технология университетын тәмамлаган белгечләр. Бүген заводта барлыгы 2087 хезмәткәр эшли.
КОМЗның генераль директоры әйтүенчә, предприятие 2 елга җитәрлек заказ алган. «Заводта җитештерүне киңәйтү планлаштырыла. Без хәзер продукциябез белән кызыксынган чит илләр белән эшлекле сөйләшүләр алып барабыз. Эш урыннарын кыскарту турында сүз булырга мөмкин түгел, киресенчә, без яңа хезмәткәрләр туплау белән шөгыльләнәбез. Безгә сан ягыннан шактый күп белгеч кирәк. Әлегә без якынча 200 хезмәткәрне эшкә алырга әзер», – диде С.Раковец.
Илсур Метшинның озак еллар дәвамында заводта гаиләләре белән эшләгән буыннар бармы дигән соравына - мондыйлар аз түгел, дип җавап бирде Сергей Раковец.
«Казан оптика-механика һәрвыакыт шәрне тәэмин итүче предприятие булды. Дәрвишләр бистәсе өчен бистәнең һәм бистә халкының тормышын тәэмин итүче төп предприятие», - диде Илсур Метшин. Мондый катлаулы шартларда заводның 2 еллык заказы булуы һәм яңа белгечләрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге булуы бик куанычлы хәл, дип фикерен белдерде Мэр.
Белешмә өчен: Казан оптика-механика заводы – зур фәнни-техник потенциалы булган күппрофильле предприятие. Завод радиоэлектрон һәм оптик-электрон приборлар эшли һәм җитештерә. Әлеге приборлар оборона хезмәтеннән алып авыл хуҗалыгы тармагына кадәр кулланыла. Бу елда Казан оптика-механика заводына 75 ел була.