Бүген Казанда «Казанның иң яхшы ел укытучысы-2015» шәһәркүләм бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Бүген Казан ратушасында педагогларның һөнәри осталыгын бәяләүче «Казанның иң яхшы ел укытучысы-2015» шәһәркүләм бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Бәйгедә финалга чыгучыларны һәм лауреатларны Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-миниср урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казанның иң тәҗрибәле укытучылары котлады.
Бу елдагы бәйгенең шәһәр этабында Казанның 62 мәгариф учреждениесеннән 79 педагог көч сынашкан. Район этапларын исәпкә алганда, бәйгедә барлыгы 450 кеше катнашкан. Катнашучыларның уртача яше – 36 яшь, уртача хезмәт стажы – 12 ел.
Казан Мэры Илсур Метшин әйтеп үткәнчә, педагоглар арасында белем бирү осталыгын бәяләүче бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Узган елгы бәйгедә 400гә якын укытучы катнашкан. «Укытучылык һөнәрен сайлаган хезмәт ияләребез – ул безнең алтын фонд, безнең горурлыгыбыз. Аларның уңышлары, һичшиксез, безне бик куандыра», - диде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы укытучыларның, хезмәт хакы ни дәрәҗәдә булуына карамастан, һәрвакыт үз һөнәрләренә тугры, ярдәмчел һөнәр ияләре икәнен әйтеп үтте. Казан Мэры укытучыларга ярдәм итү максатыннан оештырылган грантлар системасы өчен Татарстан Президентына, Республикабыз Хөкүмәтенә, ТР мәгариф һәм фән министры исеменә рәхмәтен белдерде. «Әлеге күркәм гамәлләр үзенең «җимешләрен» бирә», - дип ассызыклады И.Метшин. Мэр фикеренчә, төрле дәрәҗәдә үткәрелгән олимпиадаларда катнашкан мәктәп укучылары саны укытучыларның уңышында әле ул иң төп күрсәткеч түгел. Иң мөһиме, укучыларның мәктәптә укырга теләкләре көчле булу, аларның яңа белемнәр үзләштерергә омтылуы. Ә биредә, әлбәттә, Казан укытучыларының хезмәте бәяләп бетергесез, дип саный Илсур Метшин.
«Без әлеге һөнәр ияләренә балаларыбызны ышанып тапшырабыз. Алар безнең бүгенге көн һәм киләчәгебез. Сез безнең балаларыбызны тәрбиялисез. Аларның сәләтләрен камилләштерәсез. Бу гамәлләр өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Без укытучылык хезмәте белән горурланабыз», - диде Илсур Метшин.
Бу елдагы бәйгедә укытучылар түбәндәге 9 номинациядә үзара көч сынаштылар: «Гуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы предмет укытучысы», «Табигать фәннәре өлкәсендә иң яхшы предмет укытучысы», «Физика-математика фәннәре өлкәсендә иң яхшы предмет укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Иң яхшы укытучы-психолог», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә иң яхшы тәрбияче», «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе», «Өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы укытучы», «Ветеран-педагог».
Бәйге нәтиҗәләре буенча 25 җиңүче, призлы урыннар яулаучылар һәм номинантлар билгеле булды.
Бәйгенең сынау марафоны 2015 елның 19-нчы февралендә тәмамланды. Бәйгедә катнашучылар жюри әгъзаларына ачык дәресләр тезмәсе, мастер-класслар, тормыш мәгънәсен, яшәү рәвешен чагылдырган үз-үзеңне тәкъдим итү мизгелен (презентация) күрсәттеләр. Бәйгедә укытучыларның тапкырлыгы, креатив фикер йөртә алу, ачык әңгәмә барышында куелган сорауга тиз һәм дөрес итеп җавап бирә белү сәләтләре тикшерелде. Жюри әгъзалары – Казанның югары уку йортлары галимнәре, ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре, шәһәрнең тәҗрибәле педагоглары – катнашучыларның балларын исәпләп, фикерләре белән уртаклашып, җиңүчеләрне һәм номинантларны билгеләделәр.
«Педагогларның һөнәри осталыгын бәяләүче бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү Татарстанның бер генә муниципаль районында да бу дәрәҗәдә тантаналы рәвештә үтми», - дип фикерен белдерде үз чиратында Энгель Фәттахов һәм бәйрәм чарасын оештыруда катнашканнары өчен шәһәр хакимиятенә һәм Казан Мэрына рәхмәтен белдерде. ТР мәгариф һәм фән министры республикада һәм аның башкаласында белем бирү сыйфаты ТР Курнынычсызлык советы утырышында каралганлыгын әйтеп үтте.
2015 ел нәтиҗәләре буенча «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә иң яхшы тәрбияче» – Идел буе районында урнашкан 131-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ксения Москалу. «Иң яхшы укытучы-психолог» – Виктория Роженко – Яңа Савин районының 23-нче номерлы мәктәбендә укучыларга белем бирә, ә «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» – Гүзәл Галиуллина – Яңа Савин районының 9-нчы номерлы мәктәбендә эшли. Бәйгенең башка номинацияләре буенча да җиңүчеләрне бүләкләделәр. Финалда җиңүче исеме бүләкләү тантанасының соңгы секундларына кадәр сер итеп сакланды.
«Иң яхшы ел укытучысы-2015» титулына Казанның Яңа Савин районында урнашкан 85-нче номерлы мәктәпнең химия укытучысы Наталья Смирнова лаек булды.
«Ветеран-педагог» номинациясе бу ел бәйгегә беренче тапкыр кертелде. Әлеге номинациядә җиңүче - Александра Полякова. Казан Мэры Илсур Метшин бәйгене оештыручыларның мондый номинация тәкъдим итүләрен аерым билгеләп үтте. «Ветераннар – алар безнең аерым алтын фондыбыз. Без һәрвакыт аларның тәҗрибәләрен кулланып эш итәбез», - диде шәһәр башлыгы.
«Россиядә ел укытучысы» бәйгесе илебездә «Укытучы гәҗите» тәкъдиме белән 1990 елдан башлап үткәрелә. Бәйге елдан-ел популярлаша бара. Казанда бәйгене оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әлеге чара укытучыларны сынау өчен иң абруйлы бәйгеләрнең берсе булып кала. Бәйгегә әзерләнә башлаган көннән үк катнашучылар үз мөмкинлекләренә, сәләтләренә, тырышлыкларына һәм һөнәри осталыкларына башка күзлектән чыгып бәя бирәләр. Эшчәнлекләренә инде югары дәрәҗәле белгечләр тарафыннан бәя бирелгәннән соң, алар үз-үзләрен җиңеп, бөтенләй башка юнәлештә, башка рухта эшли башлыйлар.