Башкала Ратушасында ачылган күргәзмәгә бүген Казан Мэры Илсур Метшин һәм актер Сергей Безруков килгән иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казанга Владимир Высоцкийның иң яхшы портретларын алып килделәр. Күргәзмәнең авторы – культ фоторәссамы Валерий Плотников. Фоторәссамда театр һәм кинематография сәнгатенең шанлы әһелләренең йөзләгән фотосурәтләре тупланган хәзинә саклана. Башкала Ратушасында ачылган күргәзмәгә бүген Казан Мэры Илсур Метшин, Казанга гастрольләр белән килгән Мәскәү Губерна театры актеры Сергей Безруков, Башкарма комитет вәкилләре һәм шәһәрнең иҗат әһелләре җыелды.
«В.Высоцкий, Марина, Дуслар» дигән яңа фотокүргәзмәдә 1967-1980 елларда төшерелгән, халык арасында танылган «Гамлет» һәм «Антимирлар» спектакльләреннән уникаль фотосурәтләр, Владимир Высоцкий уйнаган кинофильмнардан кадрлар, музыкант һәм актерның дуслары арасында Марина Влади белән бергә төшкән фотосурәтләре куелган.
Валерий Плотниковның Татарстан башкаласына беренче генә килүе түгел: узган ел ул «Эрмитаж-Казан» үзәгендә хәзерге заман һәм совет чорында эшләгән сәнгать әһелләренә багышланган күргәзмәне шәхсән үзе ачкан иде.
«Бер ел үткәннән соң Сезнең белән Казанда кабат очрашуыма мин бик шат. Күргәзмә залы искиткеч... Петербургтан калышмый. Ни өчен мин Высоцкий портретларын алып килдемме? Бүген аның шәхесен белгән кешеләр сирәгәеп бара. Иҗатымда мин шундый кешеләргә таянам»,- дип әйтеп үтте автор. Ул киләчәктә Казанда Высоцкий музее ачылачагына өмет белдереп, берничә эшен бүләк итеп калдырачагын әйтте.
«Без һәрберебез Высоцкийның шигырь һәм җырларын, ул уйнаган рольләрне яхшы хәтерлибез, беләбез. Фотографияләр – сәнгатьнең гаҗәеп төре. Аларда гади күз белән күреп булмый торган ниндидер мизгелләр чагылыш таба. Валерий Плотников – бик бәхетле, ул Высоцкийны шәхсән күргән, белгән кеше. Һәм аның тормышындагы матур мизгелләрне фотосурәткә дә төшереп калдыра алган», – диде Мэр. Илсур Метшин Казанда сәнгать әһелләре белән очрашуларның матур гадәткә кереп баруын да билгеләп үтте. «Бүген Валерий Плотников һәм Сергей Безруковның бервакытта Казанда булулары - бик күркәм мизгел. Казанда мондый очрашулар ешрак булса иде», - дип теләде Илсур Метшин.
Киноларда Высоцкийны уйнаган һәм аның җырларын башкаручы Сергей Безруков күргәзмәгә иң яхшы портретлар куелган дип саный. «Бүген биредә гаҗәеп талантлы рәссамның күргәзмәсе бара. Без монда бөек сәнгать осталары - режиссер, рәссам, музыкантларның уникаль фотосурәтләрен күрәбез. Болар барысы да безнең сәнгатебез. Валерий, тормышны, хисләрне чагылдырган гаҗәеп кадрлар өчен сиңа олы рәхмәтебезне белдерәбез», - диде актер һәм Казанда музей оештыру идеясен хуплады.
Мәскәү Губерна театры репертуарында булган иң яхшы спектакльләр белән Казанга килгән Сергей Безруков Казан тамашачысыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Төп рольләрдә Дмитрия Дюжев һәм Карина Андоленко уйнаган «Нашла коса на камень» спектакле кичә Казанның Г.Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән үтте. «Казан тамашачысы безне бик җылы кабул итте, мин моны уңыш дип саныйм. Мәскәү Губерна театрына гастрольләр белән Казанга килүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен мин Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшинга рәхмәтемне белдерәм. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: билетларның бер өлешен рус теле һәм әдәбияты укытучыларына бүләк иткәннәр. Бу бик күркәм чара. Спектакльнең уңышлы үтүе өчен без ихластан тырыштык. Казан тамашачысы театр җанлы. Биредә театрга халык теләп йөри. Шуңа да аларны яхшы спектакльләр белән таң калдырырга кирәк», - диде Сергей Безруков һәм Мәскәү Губерна театрының гастрольләр белән Казанга даими киләчәген әйтеп үтте.