Казанда Гомәр Усманов белән хушлаштылар
Гомәр Усманов 24-нче февральдә 83 яшендә вафат булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нчы февраль). Бүген Казанда ТАССР Министрлар Советының (1966-1982 ел) элеккеге рәисе, КПССның Татар обкомы (1982-1989) беренче сәркатибе Гомәр Исмәгыйль улы Усманов белән хушлаштылар. Хушлашу кичәсе “Казан” милли мәдәният үзәгендә үтте.
Күренекле партия эшлеклесе белән хушлашу кичәсенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка бик күп дәүләт эшлеклеләре җыелган иде.
Гомәр Усманов 24-нче февральдә 83 яшендә вафат булды. Аны Казанның Яңа Татар бистәсендәге Татар зиратына җирләделәр.