Депутатлар 18 мәсьәләне хәл итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе 2015 елның 4 мартында Ратуша бинасында үтәчәк. Сессия сәгать 11.00 башлана. Әлеге карар Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән Казан шәһәре Думасы президиумының бүгенге утырышында кабул ителде.
Көн тәртибендә түбәндәге 18 мәсьәлә каралачак:
Казан шәһәре Мэрының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Думасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре турында;
Контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет үтәлеше турындагы еллык хисапка тышкы тикшерү үткәрү тәртибе турында;
Казан шәһәре Думасының «Җир салымы турында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Шәһәр урамнарына исемнәр бирү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Топонимика буенча комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе турындагы нигезләмәсе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Муниципаль хокукый актларны нәшер итү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре Думасының регламенты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль казнасы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында ;
Төрлеләр.