2015 елда Казанда каты көнкүреш калдыклары өчен полигон төзелеп бетәргә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Каты көнкүреш калдыклары өчен «Восточный» полигоны – Казан экологиясе өчен мөһим проект. Аны төзү барышында иң яхшы чит ил тәҗрибәләренә таянырга кирәк. Әлеге фикер бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан яңгырады.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин фикеренчә, халыктан каты көнкүреш калдыклары җыеп алуны оештыру һәм аларны утильләштерү - муниципалитетның иң мөһим бурычларының берсе.
Калдыклар белән эш итү схемасы кысаларында, Казанда тиешле программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖнең инвестиция программасы нигезендә, Мамадыш трактында «Восточный» полигонын төзү эшләре башланды. 15 елга куллану максаты белән төзелүче әлеге яңа полигон калдыкларны юк итү куркынычсызлыгы буенча яңа дәрәҗәдә эшләнелә. Шул ук вакытта әлеге полигон зарарлы матдәләрне туфракка һәм җир асты суларына эләгүдән саклап калачак.
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе шәһәрнең торак массивларында хәзерге вакытта 25 яңа бункер төзелгәнлеген, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 112 бункер алмаштырып куелганлыгын әйтте. Идарә оешмалары шәһәрдәге 354 контейнерны евроконтейнерларга алмаштырганнар. Әле тагын 1660 иске контейнерны алмаштырырга кирәк.
Искәндәр Гыйниятуллин әйтеп үткәнчә, каты көнкүреш калдыклары өчен «Восточный» полигонын төзеп бетерү, калдыкларны аерып җыю үсешен дәвам итү, Казанда калдыклар белән эш итү схемасын камилләштерү, шулай ук Химия урамында каты көнкүреш калдыклары өчен икенче полигон төзи башлау - торак-коммуналь хуҗалыгы комитетының 2015 елдагы төп эш юнәлешләреннән.
Илсур Метшин калдыкларны аерып җыю кирәк икәнлеген әйтеп үтте. «Кызганыч, калдыкларны аерып җыю чит илләрдә гадәти күренеш булса, безнең өчен әлегә пилот проекты буларак карала», - диде Илсур Метшин. Каты көнкүреш калдыклары өчен полигон төзү барышынды иң яхшы чит ил тәҗрибәләренә таянырга кирәклеген әйтеп үтте шәһәр башлыгы. Мэр сүзләренчә, калдыкларын җыю һәм эшкәртү өчен төзелүче яңа мәйданчык – шәһәр экологиясе өчен мөһим проект.