Казанның күп фатирлы 57 йорты белән эш йөртүче 39 идарә компаниясе 15-нче апрельгә кадәр аттестация үтәргә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Казанның күп фатирлы 57 йорты белән эш йөртүче 39 идарә компаниясе 15-нче апрельгә кадәр аттестация үтәргә тиеш. Йөкләнелгән вазифа үтәлмәгән очракта әлеге йортлар белән идарә итүне, бәйге нәтиҗәсендә, муниципалитет үзе хәл итәчәк. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.
«Хәзерге вакытта күп фатирлы 57 йорт белән эш йөртүче 39 идарә компаниясенең җитәкчеләре аттестация үтмәгән. Аттестация үтү өчен 15-нче апрельгә кадәр вакыт бирелә. Шушы вакыт аралыгында йөкләнелгән вазифа үтәлмәсә, муниципалитет, бәйге нәтиҗәсендә, әлеге йортлар белән идарә итү чараларын билгеләячәк. Идарә компанияләре 1-нче майга кадәр лицензия алырга тиеш», - диде И.Гыйниятуллин.
Казан Мэры Илсур Метшин күп фатирлы йортлар белән идарә итү мәсьәләсендә халыкка аңлату эшләре алып бару - төп факторларның берсе икәнлеген әйтеп үтте. «Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты, район башлыклары белән берлектә идарә компанияләре җитәкчеләре аңлату эшләре алып барырга тиеш. Салкын айлар бездә озак дәвам итә. Шунлыктан кышкы чорда түләү артачак. Вакыт табып, теләк белән халыкка сабыр гына бу турыда аңлатырга кирәк. Аралашу барышында ачыклык керми калган бер генә мәсьәлә дә була алмый. Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең артуы берәүне дә шатландырмый. Ләкин халык нәрсә өчен түләгәнен ачык белергә тиеш. Һәм әлеге эш системалы рәвештә алып барылса иде», - диде Мэр.