Ремонт эшләрен башкарган вакытта подрядчы оешма яңа алымнар куллана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). Казандагы торак фондка капиталь ремонт ясауда яңа алымнар куллану вакытны янга калдырырга һәм норматив сроктан алданрак бететергә мөмкинлек бирә. ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин Мәскәү районындагы Волгоград урамы буенча урнашкан йорттагы капиталь ремонт барышын караган вакытта шулай дип белдерде.
Волгоград урамы буенча урнашкан 21-нче номерлы биш катлы йорт 2015 елда Казан торак фондының капремонт программасына кергән. Хәзерге вакытта инде капиталь ремонт эшләре бара – аларны “Талига” ҖЧҖ подрядчы оешмасы уздыра, ул конкурс нигезендә сайланып алынган иде. Капремонт программасы үзәк җылылык, салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системаларын алмаштыруны, фасадны һәм түбәләрне ремонтлауны, подъездларны һәм подвал биналарын ремонтлауны, шулай ук йорттагы энергияне тикшерүне үз эченә ала. “Мәскәү районы ТКХ идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры Олег Калимов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта барлык эш төрләре буенча ремонтның 90%-ы башкарылган.
Илсур Метшин әлеге йорттагы капиталь ремонт барышын тикшерде. Ул башкарылган эшләрне карап чыкты, ремонтланган подъездны карады, шулай ук җылылык системасы алмаштырылган фатирларның берсендә булды. Шулай ук шәһәр җитәкчесе әлеге йортта яшәүчеләр белән аралашып алды. Йорттагылар капиталь ремонт эшләреннән канәгать булуларын белдерделәр.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, бу – капиталь ремонт программасына кергән беренчеләрдән йортларның берсе. “Биредә подрядчы оешма капремонт барышында яңа ысуллар куллана. Алар барлык эшләрне дә җәен, ягъни норматив сроклардан алданрак бетерер өчен, җылыту системасын җылы бирү сезоны вакытында кышын алмаштыралар”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Торак йортларга үзәк җылылык бирү системасын кышкы чорда алмаштыру яңалык булып тора. Барлык эшләр дә максималь рәвештә оператив эшләнелә - иртән ремонт ясаучылар фатирдагы җылылыкны бетерәләр һәм барлык кирәк булган эшләрне башкаралар. Кичен җылылык янә бирелә һәм башкарылган эшләрнең сыйфаты тикшерелә.
Илсур Метшин бу елда капиталь ремонт программасына 280 күпфатирлы йорт кергәнлеген искәртеп үтте. Шулай ук капремонт Казанның 23 белем бирү учреждениесендә уздырылачак: 19 мәктәп, гимназия һәм 4 балалар бакчасында. “Бу елда капиталь ремонт программасы бик зур, һәм безгә күп эшләргә туры киләчәк”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.