Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XLI сессиясе үз эшен башлап җибәрде, ул Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза.
Бүгенге сессия хисап тоту сессиясе булып тора, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомтсволары җитәкчеләре катнаша.
Депутатлар 2014 ел өчен шәһәр Мэрының, Казан шәһре Думасының, Башкарма комитетның һәм Контроль-хисап палатасының эшчәнлекләре турындагы хисапларын тыңлаячак. Шулай ук сессиядә 2030 елга кадәрге чор өчен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше стратегиясенең төп юнәлешләре җиткереләчәк. Сессия барышында 21 мәсьәлә буенча фикер алышу көтелә:
1. Казан шәһәре Мэрының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
2. Казан шәһәре Думасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
3. Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм аның җитәкчесенең 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
4. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясенең төп юнәлешләре турында;
5. Контроль-хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге турында хисап;
6. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең бюджет үтәлеше турындагы еллык хисапка тышкы тикшерү үткәрү тәртибе турында;
7. Казан шәһәре Думасының «Җир салымы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
8. Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
9. Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль казнасы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
10. Казан шәһәре Думасының «2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның прогнозлы планы (программасы) турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
11. Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
12. Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
13. Шәһәр урамнарына исемнәр бирү турында;
14. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Топонимика буенча комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында;
15. Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Сайлау комиссиясе турындагы нигезләмәсе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
16. Казан шәһәре Уставына үзгәрешләр кертү турында;
17. Казан шәһәре Думасының «Муниципаль хокукый актларны нәшер итү турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
18. Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре Думасының регламенты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
19. Казан шәһәрендә районнар арасында чикләр урнаштыру турында;
20. Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм 2016 белән 2017 планлы чорының бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
21. Төрлеләр.