Рөстәм Миңнеханов Илсур Метшинга истәлекле медаль тапшырды
Республика бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мэры Илсур Метшинга «Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» дигән истәлекле медаль тапшырды. Республика бүләкләрен тапшыру тантанасы Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте.
Бүләккә ия булучылар исемлегендә – Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә шактый зур өлеш кертүче казанлылар. Мәгариф өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә өлеш кертүе өчен С.Сәйдәшев исемендәге 17-нче номерлы балалар музыка мәктәбенең хор сыйныфы укытучысы Светлана Фатыйховага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Төзелеш тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүләре өчен проектның баш инженеры, «Казан Гипронииавиапром» ЯАҖнең бригада җитәкчесе Гүзәлия Гайсина, «Татэлектромонтаж» ААҖнең Икенче Казан монтаж идарәсе электромонтажчысы Владимир Логинов, «Казметрострой» ААҖнең 1-нче номерлы җир асты участогы җитәкчесе Александр Цой «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе белән идарә итүче Роза Җаббаровага Татарстан Президентының Рәхмәте белдерелде.