Казанда Россиядәге һәм Татарстандагы Мәдәният елына нәтиҗә ясадылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Киләсе елда Казанда В.Аксенов исемендәге сквер барлыкка киләчәк, ә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Ф.Шаляпин исемендәге музей ачылачак. Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова Мәдәният елына нәтиҗәләр чыгарды, шулай ук киләсе елда шәһәрнең мәдәни тормышын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде.
Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Мәдәният елын ачу 2014 елның истәлекле вакыйгасы булды, ул вакытта 25-нче мартта М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә шәһәр һәм республиканың иҗат коллективлары катнашлыгында бәйрәм концерты оештырылган иде. Н.Гречанникова Мәдәният елында Казанны Төрки илләр һәм төбәкләрнең мәдәният министрларының даими советы карары белән төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итүне символик факт буларак китерде.
Наталья Гречанникова шәһәрнең мәдәни тормышы бу елда шактый бай эчтәлекле булуын билгеләп үтте. Ф.Шаляпин исемендәге XXXII опера фестивале, Р.Нуриев исемендәге XXVII классик балет фестивале, X Казан мөселман киносының юбилей фестивале (биредә Казан шәһәре Мэрының махсус призы булдырылды) кебек чаралар шуларның берничәсе генә. Докладчы сүзләренә караганда, Мәдәният елында шәһәр музейлары да кызыклы күргәзмә проектлары белән сөендергән. Әйтик, Лондонның Виктория һәм Альберт V&A музее “Эрмитаж-Казан” музеена беренче тапкыр заманча ислам сәнгате күргәзмәсен алып килде, ә Сынлы сәнгать музеенда Николай Рерихның картиналары күргәзмәсе үтте.
Шулай ук танылган опера теноры Пласидо Домингоның “Operalia” конкурсы җиңүчесе Аида Гарифуллина белән концерты да зур вакыйга булды. Велимир Хлебниковка багышланган мәгълүмати-мемориал стенды ачылу шулай ук Казанның әдәби тормышы өчен якты вакыйгаларның берсе булды.
Докладчы шулай ук 2014 елда Казан ратушасында Казан Мэры катнашлыгында узган иҗат интеллегенциясе белән очрашуны да билгеләп үтте.
Н.Гречанникова Мәдәният елында шәһәр паркларында узган мәдәни чараларны аерым билгеләп узды. Әлеге традиция киләсе елда да - Әдәбият елында да дәвам ителәчәк.
Наталья Гречанникова Мәдәният елында Казан Башкарма комитеты мәдәният хезмәткәрләренә һәм иҗат коллективларына булышлык күрсәтүне дә дәвам иткәнлеген ассызыклап үтте.
Муниципаль мәдәни-досуг учреждениеләре дә арта. “Авыл клублары” дип аталган Президент программасы ярдәмендә бу елда Казанда Кадыш һәм Красная Горка торак массивларында тагы ике мәдәният йорты ачылды, - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
“Чыннан да, Мәдәният елы Татарстан башкаласында бик тә бай эчтәлекле булды. Наталья Вадимовна сөйләгәннәр – 2014 елда Казан яшәгән мәдәни тормышның бер кечкенә өлеше генә”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.
“Моңа кадәр эшләгәннәрне без, һичшиксез, дәвам итәргә һәм РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән Әдәбият елында яңа чаралар белән үстерергә тиешбез”, - дип нәтиҗә ясады Казан Мэры. Ул шулай ук Мәдәният елы кысаларындагы ирешкән уңышларны, күбрәк халык белсен өчен, телеканаллар аша да яктыртырга чакырды.