Кышкы каникуллар вакытында 5200 бала өчен шәһәрдә 150 мәктәп яны лагере эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Яңа ел бүләкләрен бу елда 112 мең яшь казанлы алачак: балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, башлангыч сыйныф укучылары, инвалид балалар, шулай ук күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Шәһәр бюджетыннан әлеге максатларда 14,5 млн. сум бүлеп бирелгән. Казан мәктәпләре укучылары каникулларын ничек уздырулары турында Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Афонская сөйләде.
Валентина Афонская искәртеп үткәнчә, кышкы каникуллар 29-нчы декабрьдә башланачак һәм 2 атна дәвам итәчәк. Әлеге чорда 5200 бала өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында түбәндәге кызыксынулар буенча профильле отрядлар булдырылган: спорт, компьютер, экология-биология, иҗади. Мәктәп каникуллары чорында өстәмә белем бирү буенча барлык учреждениеләр дә штат режимы буенча эшләячәкләр.
Аның сүзләренә караганда, Яңа ел каникуллары көннәрендә Казан укучылары өчен зур программа әзерләнгән. Беренче Яңа ел тамашасы – Президент чыршысы – кичә үтте, бәйрәм чарасына меңнән артык бала чакырылган иде. Шулай ук Мәдәният елы кысаларында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында мәктәп укучылары үзләренең әти-әниләре белән музей һәм театрларга барачаклар. Һәрбер районда балалар һәм аларның әти-әниләре өчен спорт һәм күңел ачу программалары әзерләнгән. “Совет районының 174-нче номерлы мәктәбендә Хәйдәр Бигичевка багышланган музей ачылышы була”, - дип шатландырды Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары талантлы танылган җырчының иҗатын сөючеләрне.
Моннан кала, шәһәрнең күпчелек мәктәпләрендә хәйрия ярминкәләре оештырылды, аның кысаларында җыелган акчалар “Ак Барс созидание” хәйрия фондына юлланды.
Докладчы сүзләренә караганда, каникуллар вакытында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар да онытылмаячак, алар өчен бәйрәм концертлары һәм уенлы программалар оештыру каралган.
Валентина Афонская бәйрәм көннәрендә шәһәрдә узачак спорт чараларына аерым тукталып үтте, бу көннәрдә хоккей буенча “Алтын алка” беренчелеге узачак, спортның кышкы төрләре буенча “Беренче чаңгы эзе” дип аталган ГТО нормаларын тапшыру, Раштуа флэшмобы һәм физкультура күнегүләреуздыру каралган, соңгысына Мәскәү һәм Киров районнары мәктәп укучылары чакырыла.
“Программа бик бай, төрле, Яңа ел мәйданчыкларының саны да күп, шәһәр буенча узачак мәдәни программа бик мавыктыргыч. Теләге булган кешегә барыр урыннар җитәрлек”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук Яңа ел каникуллары көннәрендә шәһәргә яхшы кышкы һава торышы кайтуын теләде. “Ата-аналарга аерым киңәш – балалар белән күбрәк саф һавада булыгыз: тимераякта, чаңгыда йөрегез, табигатькә чыгыгыз”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Яңа ел бәйрәмнәре – шәһәр хуҗалыгына караган барлык хезмәтләр өчен көчәйтелгән җаваплы эш вакыты, дип билгеләп үтте ул һәм әлеге вакыт аралыгында бернинди дә гадәттән тыш хәлләр булырга тиеш түгел диде.
Фото turs.ru сайтыннан.