2010 елдан бирле Казанда 15 мең урынга исәпләнгән 81 балалар бакчасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Агымдагы елда Казанда яңа 30 балалар бакчасы барлыкка килде, берсенә капиталь ремонт ясалды, 15-ендә өстәмә төркемнәр булдырылды, бу исә балалар бакчасына булган чиратны 4620 урынга киметергә булышты. Киләсе елда ТР башкаласында тагы балалар өчен 20 мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырыла. Балалар бакчаларын төзү буенча нәтиҗәләр һәм киләсе елга планнар буенча бүген шәһәр Мэриясендә эшлекле дүшәмбе барышында фикер алыштылар.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов хәбәр иткәнчә, мәктәпкәчә белем бирү региональ системасын үстерү һәм чиратны бетерү буенча “юл картасы” чараларын тормышка ашыру федераль программасы кысаларында 2014 елда 28 яңа балалар бакчасы төзелгән. Тагы 2-сен 2013 елгы программа буенча төзеп бетергәннәр.
“ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының актив эше ярдәмендә балалар бакчалары төзелеше һәм ремонт эшләре озакка сузылган программага әйләнде”, - дип җиткерде Азат Нигъмәтҗанов. Ул шуны да хәбәр итте: ТР Министрлар кабинеты карары белән 2015 елда өстәмә мәктәпкәчә урыннар булдыру өчен объектлар исемлеге расланган. Әлеге исемлеккә Казанда төзеләчәк 20 яңа балалар бакчасы кергән. Әлеге балалар бакчалары яшь казанлыларны 3210 урын белән тәэмин итәчәкләр.
Казан Мэры Илсур Метшин 2010 елдан бирле Казанда 15 мең урынга исәпләнгән 81 балалар бакчасы төзелгән һәм реконструкцияләнгәнлеген җиткерде. “Өч яшьтән зуррак булган балалар өчен проблеманы чишә алдык”, - дип хәбәр итте шәһәр башлыгы. Шәһәр җитәкчесе республика җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде. “Безнең алдагы киләсе бурыч – мәктәпләр төзелеше буенча шундый ук федераль программага ирешү”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе. Ул хәзерге вакытта Казанның Яңа Савин районында мәктәп төзелеше барганлагын искәртеп үтте һәм, җаваплы затларга, уку бинасы 1-нче сентябрьгә ишекләрен ача алсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кушты.